Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
1 апрель 2022, 15:05

Башкортстан туристларны шаккатырырга әзерләнә

Җәй көннәрендә республикага туристлар килүе көтелә. Республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Ринат Фәткуллин сүзләренә караганда, килеп туган геосәяси вәзгыять һәм санкцияләр чит илләрдә ял итү мөмкинлегенә тискәре йогынты ясаячак, димәк, эчке туризм үсәчәк.

Башкортстан туристларны шаккатырырга әзерләнә
Башкортстан туристларны шаккатырырга әзерләнә

– Безнең төп бурыч – республика туроператорларына катлаулы икътисади шартларда ярдәм итү һәм Башкортстанның туристлык куәтен мөмкин кадәр куллану өчен аларның үсешен стимуллаштыру. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, – диде ул атналык оператив киңәшмәдә.

Бүгенге көндә туризмны үстерү өчен федераль һәм республика дәрәҗәсендә берничә чара эшләнгән. Мәсәлән, 15 марттан туристик кешбэк программасы яңартылды, аның ярдәмендә юллама өчен тотылган акчаларның 20 процентын кире кайтарып була. Шулай ук 31 марттан балалар өчен туристик кешбэк программасы башланды. 

Безнең республика 5–9 сыйныф укучылары өчен мәктәп туризмын субсидияләү буенча сынау төбәкләр арасына да керде.

Социаль туризм чыгымнарын өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар да каплый алачак. Республика буенча еллык квота 900 кеше тәшкил итә. Ә «Башкортстанда озын гомерлелек» проекты ярдәмендә республикада урнашкан кызыклы туристик объектлар буенча экскурсиягә барырга була. 

Шулай ук автомобиль, круиз һәм елга туризмын үстерү, республика турпродуктларын сату географиясен киңәйтү (шул исәптән эре федераль туроператорлар белән хезмәттәшлек итү юлы белән), башка турлар хисабына Башкортстан буенча сәяхәтләр оештыру да ниятләнә. Шулай ук ел ахырына кадәр республиканың туристик тармагына кимендә 10 инвесторны җәлеп итү планлаштырыла.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров «Шүлгән-Таш» тарихи-мәдәни музей-тыюлыгын булдыру буенча эшләр барышы белән кызыксынды. Төбәк Хөкүмәте вице-премьеры Рәиф Абдрахимов хәбәр итүенчә, комплексны май ахырында ачу көтелә. Республика җитәкчесе әлеге уникаль музейны тантаналы рәвештә эшләтеп җибәрү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

– Аэропорт эшчәнлеген дә үстерү мөһим. Безнең өчен бөтен дөнья ябылмады. Шуңа күрә яңа туристик юнәлешләр турында уйларга, рейслар оештырырга кирәк. Киләсе атнада туроператорлар, кунакханә бизнесы, профильле ведомстволар җитәкчеләре катнашлыгында туризмны үстерү буенча зур киңәшмә үткәрергә тәкъдим итәм. Барлык мәсьәләләрне җентекләп тикшерәчәкбез. Быел бездә туристлар күп булачак һәм республика моңа әзер булырга тиеш, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

 

Фото «Башинформ» МА сайтыннан

Башкортстан туристларны шаккатырырга әзерләнә
Башкортстан туристларны шаккатырырга әзерләнә
Автор:Ирина Светлова
Читайте нас: