Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
31 март 2022, 10:06

Эшсезләргә җәмәгать эшләре өчен акча түләнәчәк

Республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре актив режимда эшли башлый, ягъни эшсез калган гражданнарга, аларның гариза язуын көтеп тормыйча, автомат рәвештә хезмәт күрсәтеләчәк.

Эшсезләргә җәмәгать эшләре өчен акча түләнәчәк
Эшсезләргә җәмәгать эшләре өчен акча түләнәчәк

«Эшсез калган кешеләр түләүле җәмәгать эшләрендә катнаша һәм моның өчен эшсезлек буенча пособие һәм шуңа өстәп аена бер тапкыр бер минималь хезмәт хакы күләмендә акча алачак», – дип хәбәр итә республиканың гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова. Аның сүзләренә караганда, Башкортстан халыкны эш белән тәэмин итүгә булышлык күрсәтү өчен федераль бюджеттан 885 млн сум акча алачак.

Эшсезләр һәм эшсез калу хәвефе янаган гражданнар икенче һөнәр алу буенча федераль программада катнаша ала. Гражданнарга республика предприятиеләрендә таләп ителгән һөнәрләр буенча белем алырга тәкъдим ителәчәк.

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы әйтүенчә, бүгенге көндә төбәкнең бер предприятиесе дә хезмәткәрләрнең күпләп эшсез калуы турында хәбәр итмәгән.

 

Валерий Шахов фотосы, «Башинформ» МА

Эшсезләргә җәмәгать эшләре өчен акча түләнәчәк
Эшсезләргә җәмәгать эшләре өчен акча түләнәчәк
Автор:Камиль Муратов
Читайте нас: