Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
27 март 2022, 10:14

Радий Хәбиров: Авыл хуҗалыгы санкция шартларында да тотрыклы үсеш ала

Бүгенге көннәрдә Уфада барган «АгроКомплекс» XXXII халыкара махсус күргәзмәдә Рәсәйнең 31 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан барлыгы 280 компания катнаша.

Радий Хәбиров: Авыл хуҗалыгы санкция шартларында да тотрыклы үсеш ала
Радий Хәбиров: Авыл хуҗалыгы санкция шартларында да тотрыклы үсеш ала

«ВДНХ-Экспо» мәйданчыгында 130дан артык заманча тракторлар, комбайннар һәм башка төрле авыл хуҗалыгы техникасы үрнәкләре тәкъдим ителә.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күргәзмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, уңышлы эш теләде. Ул хәбәр итүенчә, төбәктә агросәнәгать комплексы эзлекле рәвештә камилләштерелә һәм бүгенге көндә авыл хуҗалыгы эшчәннәре язгы чәчү кампаниясенә тулысынча әзер.

– Тармак чит ил санкцияләре шартларында да тотрыклы үсеш ала. Үз хезмәтләре белән республикабызның азык-төлек иминлеген тәэмин итүче авыл халкына рәхмәт белдерәсем килә, – диде республика җитәкчесе.

Экспозицияне ачуда шулай ук Рәсәй авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин да катнашты. Ул төбәк агросәнәгать комплексының ил икътисадына керткән зур өлешен билгеләп үтте.

– Башкортстан җитәкчелегенең агросәнәгать комплексына зур игътибар бирүе бу тармакның алга таба тотрыклы үсешенә ышаныч бирә. Күргәзмәдә катнашучыларның барысына да нәтиҗәле эш, яңа партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыруны һәм җитештерүдә уңышларга ирешүне телим, – диде ул.

«АгроКомплекс» күргәзмәсе барышында Радий Хәбиров һәм Андрей Разин төбәкнең иң зур инвестпроекты – 6,5 мең сыер асрауга исәпләнгән терлекчелек комплексы төзелә башлау турында хәбәр иттеләр. Аны Авыргазы районында «Урожай» сөт фермалары» компаниясе тормышка ашырачак.

Әлеге проект 2018 ел ахырында «Инвестиция сәгате»ндә хупланган иде. Төзелешнең барлык этапларын тәмамлаганнан соң, 2024 елда комплекс елына 60 мең тоннага якын сөт җитештерәчәк.

«Агрокомплекс» барышында ачылган азык-төлек ярминкәсендә республиканың 70тән артык фермеры катнашты. Радий Хәбиров Андрей Разинга сөт кухнялары ачу буенча республика тәҗрибәсе турында сөйләде.

– Соңгы өч елда без сөт кухнялары системасын яңадан торгыздык. Моңа кадәр сөт кухнясы Уфада гына бар һәм 3 мең кешене хезмәтләндерә иде. Бүгенге көндә күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйларга, опекага алынган балаларга сыйфатлы сөт ризыклары бирелә. Мондый категориягә барлыгы 26 мең кеше керә, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. 

Аның сүзләренә караганда, тулы бер инфраструктура булдыруга ирешелгән. Элек балалар өчен сөт җитештерелгән бер генә завод бар иде, анда хәзер бөтен республика буенча сигез җитештерү цехы бар. Планда – зур сөт заводы төзү.

Фото: «Башинформ» МА, Олег Яровиков

Радий Хәбиров: Авыл хуҗалыгы санкция шартларында да тотрыклы үсеш ала
Радий Хәбиров: Авыл хуҗалыгы санкция шартларында да тотрыклы үсеш ала
Автор:Ирина Светлова
Читайте нас: