Чишмэ
+22 °С
Облачно
Икътисад һәм без
12 Марта 2022, 04:43

Шикәргә кытлык булмасмы?

Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгына кибетләрдә шикәр булмауга зарланып мөрәҗәгатьләр килә.

Шикәргә кытлык булмасмы?Шикәргә кытлык булмасмы?
Шикәргә кытлык булмасмы?

Сәүдә челтәрләре билгеләп үткәнчә, соңгы берничә көндә шикәргә ихтыяҗ берничә тапкыр арткан. Сатучылар товарны складлардан алып килергә һәм аны киштәгә чыгарырга гына өлгерми, ә ул җитәрлек күләмдә.

– Җитештерүчеләр белән дә, дистрибьютерлар һәм ритейлер белән дә берничә эшлекле очрашу уздырдык. Аларның сүзләренә караганда, алар сатып алына торган шикәрнең күләмен зур ихтыяҗ булганлыктан арттырган.

Бу киштәләрне бик кыска вакыт эчендә кирәкле товар белән тулыландырырга мөмкинлек бирәчәк һәм бу тәкъдимне тотрыкландыра. Базардагы аерым уенчыларга килгәндә, алар күбрәк файда алу максатыннан бу хәлдән намуссыз файдаланырга карар кылган. Федераль Иминлек хезмәте идарәсе белән дә берлектә бу җәһәттән эшләячәкбез, – ди сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев.

Фото: БР Сәүдә министрлыгы

Шикәргә кытлык булмасмы?
Шикәргә кытлык булмасмы?
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас