Чишмэ
+15 °С
Болытлы
Икътисад һәм без
3 гыйнвар 2022, 10:39

Нәтиҗәләр ясалды, алдынгылар бүләкләнде

«Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыяте – уңышлы үсеш алучы предприятие. Биредә цехларны һәм участокларны даими рәвештә үзгәртеп кору һәм яңаларын төзү эшләре бара, җиһазлар яңартыла. Боларның барысы да продукция җитештерүне арттырырга, сыйфат күрсәткечләрен, хезмәт шартларын яхшыртырга һәм ассортиментны киңәйтергә ярдәм итә.

Нәтиҗәләр ясалды, алдынгылар бүләкләндеНәтиҗәләр ясалды, алдынгылар бүләкләнде
Нәтиҗәләр ясалды, алдынгылар бүләкләнде

Яңа ел алдыннан заводта 2021 елдагы җитештерү эшчәнлегенә йомгак ясалды. Узган елда заводта 260 мең тоннага якын көнбагыш, 15 мең тонна рапс эшкәртелгән, 117 мең тонна көнбагыш мае җитештерелгән, шуның 85140 тоннасы – дезодорацияләнгән (иссезләндерелгән), алты мең тонна рапс мае алынган, җитештерелүче про-дукциянең ассортименты киңәйтелгән.

«Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятенең генераль директоры Айдар Якупов, коллектив алдында чыгыш ясап, төп игътибарны саннарга түгел, ә предприятиедә эшләүче кешеләргә, тагын да уңайлырак хезмәт шартлары булдыруга басым ясады, бар көчен куеп җитешсезлекләрне ачу һәм бетерү, сыйфатны күтәрү өстендә эшләгән, объектларның торышын күзәткән, хезмәтне саклау, сәнәгать һәм янгын хәвефсезлеге, бәхетсезлек очракларын кисәтү, эш шартларын яхшырту, эшчеләрне укыту, аларның квалификациясен күтәрү мәсьәләләре белән шөгыльләнгән хезмәткәрләрне билгеләп үтте.

Айдар Вәгыйз улы аерым цехларны, участокларны, анда эшләүче, хезмәтләре хөрмәткә лаек булган кешеләрне атады.

Эш нәтиҗәләре буенча төп бүлекчәләр арасында экстракцияләү цехы (начальнигы Р. Нурлыгаянов), котельный (начальнигы А. Прокофьев), май сыгу цехы (Д. Сөләйманов), ярдәмче бүлекчәләр арасында – лаборатория (мөдире Р. Хисамова), МОП – кече хезмәт күрсәтүче персонал (комендант Р. Каламов), РМУ – ремонт-механика участогы (участок башлыгы

Ф. Гаймалов) алдынгылар исәбендә. Төп (экстракцияләү цехы) һәм ярдәмче бүлекчәләр (лаборатория) буенча ярышларда беренче урыннарны алучыларга күчмә кызыл вымпеллар, грамоталар һәм премияләр, калганнарга Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр тапшырылды. Бүлекчәләрнең алдынгы хезмәткәрләре (барлыгы 15 кеше) грамоталар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр. Аларның фотосурәтләре предприятиенең Мактау тактасына эленәчәк.

Нәтиҗәләр ясалды, алдынгылар бүләкләнде
Нәтиҗәләр ясалды, алдынгылар бүләкләнде
Автор:Николай Покотило
Читайте нас