Чишмэ
+17 °С
Дождь
Икътисад һәм без
26 Декабря 2021, 13:25

Чишмә районында да гөмбә үстерәләр

Һәркемнең дә урманга гөмбәгә бару мөмкинлеге юк, хәтта авылда яшәүчеләрнең дә. Шуңа күрә сату өчен күпләп гөмбә үстерүчеләр бар.

Чишмә районында да гөмбә үстерәләрЧишмә районында да гөмбә үстерәләр
Чишмә районында да гөмбә үстерәләр

Иң талымсызы вешенка гөмбәседер, мөгаен. Әйткәндәй, ул туклыклы, аз калорияле, холестеринны киметә, организмны чистарта, хәтта яман шеш авыруларын да кисәтә һәм кан басымын җайга сала.

Бу гөмбәдә кеше организмына кирәкле төрле витаминнар һәм минераллар тупланган, өстәвенә ул тәмле дә.

Бу гөмбәне Чишмә кибетләрендә дә еш күрергә була. Күптән түгел бер кибеттә җитештерүче җәмгыять адресына күз салгач, гөмбәләрнең үзебезнең районда үстерелүенә игътибар иттем. Сораша торгач «Экогриб» җәмгыятенең кайда урнашуын ачыкладым һәм предприятиенең баш технологы Александр Орлов белән очраштым, һәм бу гөмбәләрне ничек үстерүләре белән кызыксындым.

– Аларны Чишмә май экстракцияләү заводыннан алынган, көнбагыш кабыгы тутырылган субстрат блокларда үстерәбез. Гөмбәләр көнбагыш кабыгы, су һәм мицелий салынган 140 сантиметр диаметрлы, 70 см биеклектәге һәм 15 килограмм авырлыктагы асылмалы блокларда үсә. Барысы да бик гади, – дип аңлатты ул.

Тик чынлап та гади эш микән соң бу? Җитештерү мәйданы 1000 квадрат метр тәшкил иткән кечкенә завод буйлап экскурсиядә йөргәндә гөмбә үстерүнең бик җиңел эш булмавына инандым. Беренчедән, ул җил уйнап торган җирдә үсәлми, икенчедән, бина эчендә гел бертөрле температура, өченчедән,  чисталык булырга тиеш. Шулай ук башка таләпләр дә бар. Биредә эшләүчеләр ак халатларда йөри, эш башланыр алдыннан душта юынып чыга. Бер сүз белән әйткәндә, биредә стериль чисталык саклана.

Җитештерү һәм тәэмин итү күләмнәре белән кызыксындым.

– Көн саен якынча 500 килограмм гөмбә җыеп алабыз. Аена 10–12 тонна була, – диде Александр Юрьевич. – Экологик яктан чиста продукцияне Төмән, Ижевск, Киров һәм Стәрлетамак шәһәрләренең зур сәүдә челтәрләренә озатабыз.

Чишмәдә безнең гөмбәләрне «Магнит», «Пятерочка», «Бәйрәм», «Ярминкә» кибетләрендә күрергә мөмкин. Киләчәктә урта һәм вак сәүдә предприятиеләре белән хезмәттәшлек итәргә ниятлибез.

Шуны да әйтергә кирәк, «Экогриб» җәмгыятендә эшләр җайга салынган. Биредә кирәк булган вакытта, мәсәлән, Яңа ел яки башка зур бәйрәмнәр алдыннан ихтыяҗ арткач, гөмбә үстерү күләмен тагын да арттыра алалар.

 

Чишмә районында да гөмбә үстерәләр
Чишмә районында да гөмбә үстерәләр
Автор:Николай Покотило
Читайте нас