Чишмэ
+17 °С
Облачно
Икътисад һәм без
25 Декабря 2021, 06:45

«ЭКОПРОД» тагын ике медаль алды

Күптән түгел Башкортстан күргәзмәләр компаниясе һәм БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган республика фермер хуҗалыклары һәм кооперативлары продукциясен тәмләп карау бәйгесе үтте.

«ЭКОПРОД» тагын ике медаль алды«ЭКОПРОД» тагын ике медаль алды
«ЭКОПРОД» тагын ике медаль алды

Махсус жюри тәкъдим ителгән продукциянең сыйфатын бәяләде һәм 17 декабрьдә йомгак ясады.

Чишмә районының «ЭКОПРОД» авыл хуҗалыгы кооперативы томалап пешерелгән ат һәм сыер ите (тушенка) һәм казылык өчен ике алтын медаль алды.

Агымдагы елда бу – өченче һәм дүртенче медальләр, ә тәүге ике медаль «ЭКОПРОД»ка «Агрокомплекс-Уфа» күргәзмәсендә (кымыз өчен) һәм Мәскәүдә «Алтын көз» Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә тапшырылды.

«ЭКОПРОД» авыл хуҗалыгы кооперативы продукция җитештерә башлаганнан соң өч ел эчендә төрле күргәзмәләрдә җиде алтын һәм ике көмеш медальгә лаек булды.

«ЭКОПРОД» тагын ике медаль алды
«ЭКОПРОД» тагын ике медаль алды
Автор:Николай Покотило
Читайте нас