Чишмэ
+28 °С
Болытлы
Икътисад һәм без
22 декабрь 2021, 09:26

Башкалада – «Фермер утраучыгы»

Уфалылар Чишмә районында җитештерелгән азык-төлектән авыз итә ала

Башкалада – «Фермер утраучыгы»Башкалада – «Фермер утраучыгы»
Башкалада – «Фермер утраучыгы»

Җомга көнне, 17 декабрьдә, Уфаның ИНОРС районында «Фермер утраучыгы» дигән яңа кибет ачылды.

Бу инде шәһәрдәге тугызынчы сәүдә ноктасы, «Экопрод» кооперативы оештырган республика фермерлары анда үз продукциясе белән сәүдә итә.

– Әлеге кооперативка ун пайчы керә. Әмма «Экопрод» кооперативы, «Магнит» кибетләре челтәре тәэмин иткән шактый зур сәүдә мәйданы ярдәмендә, «Фермер утраучыгы»нда башка фермерларга һәм кооперативларга да үзләре җитештергән азык-төлекне сату мөмкинлеге бирде, аны ачу тантанасында алар 17 иде. Ә Башкортстан фермерларының экологик чиста продукциясе ассортименты 200 төрдән артып китә, – диде сату буенча рәис урынбасары Вилена Дәүләтова. «Фермер утраучыгын» ачу тантанасында БР премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов, БР сәүдә министры Алексей Гусев һәм аның урынбасары Валерий Белов, Башкортстан Республикасының Авыл хуҗалыгы консультациясе үзәге директоры Ирек Сакаев, Уфа шәһәренең Калинин районы хакимияте башлыгы Сергей Кожевников, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорациянең генераль директоры Александр Исаевич, Башкортстан буенча «Магнит» кибетләре челтәре җитәкчесе Александр Ткачев һәм башка рәсми затлар катнашты.

Илшат Илдус улы ассортиментның зур һәм төрле булуын, бигрәк тә фермерлар җитештергән продукциянең сыйфатын билгеләп үтте, әлеге продукциягә ихтыяҗ булачак, дип ышаныч белдерде. Ул шулай ук «Экопрод» авыл хуҗалыгы кооперативы Рәсәйдә беренчеләрдән булып үз продукциясен җитештереп сатуга кереште, дип хәбәр итте. Кооператив шулай ук республикада тәүгеләрнең берсе булып «Фермер лавкалары» рәвешендәге кибетләр ача башлады.

Рәсми кунаклар китәргә дә өлгермәде, төрле сырлар һәм колбасалар куелган витриналар янына халык җыела башлады. Ит, эремчек, бәрәңге һәм дуңгыз мае кушып ясалган ярымфабрикатларга, пешкән һәм ысланган казылыкка, томалап пешерелгән ат һәм сыер итенә, «Халуми» сырына, үлән чәйләренә ихтыяҗ зур булды. Сатып алучылар «Фермер утраучыгы» кибете ачылуны уңай бәяләделәр, сыйфатлы азык-төлек шәһәр халкының күңеленә хуш килде.

Башкалада – «Фермер утраучыгы»
Башкалада – «Фермер утраучыгы»
Автор:Николай Покотило
Читайте нас