

Чара кысаларында «Уфа» индустриаль паркының яңа җитештерү комплексын ачу, Башкортстан Республикасы инвестиция комитетының «Инвестиция сәгате» форматындагы утырышы, «Экспорт һәм инвестицияләр: яңа мөмкинлекләр» темасына пленар җыелыш, тематик сессияләр булды.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров утырышны ачып, республика экспортка күптән инде нефть, газ һәм нефть химиясе продукциясе генә чыгармый, дип билгеләп үтте. 2021 елда төбәкнең чимал булмаган энергетика экспорты өлеше 40 процентка, 2021 елның 10 аенда республиканың тышкы сәүдә әйләнеше 21,5 процентка – 3,7 миллиард долларга кадәр арткан.
Радий Хәбиров ассызыклаганча, чит илләрдә Башкортстанның Конгресс-бюросы вәкиллеген ачу да төбәк экспортын алга этәрүгә ярдәм итә. Бүгенге көндә алар Төркиядә, Казахстанда, Австриядә һәм Белоруссиядә бар.
– Республика хакимияте бизнес өчен юл ачачак, дигән карарга килдек. Шуңа күрә партнер илләргә барабыз, элемтәләр һәм эшлекле мөнәсәбәтләр инфраструктурасын булдырабыз. Сәфәр вакытында республиканың икътисади куәте турында сөйлибез, булачак бизнес-партнерларның мөмкинлекләрен өйрәнәбез. Югары дәрәҗәдәге очрашулар нәтиҗәсендә бу эшкә илнең профильле ведомстволарын һәм урыннардагы хакимият органнарын җәлеп итәбез. Әмма иң мөһиме – ул илләрдә вәкиллекләр ачабыз, – диде төбәк җитәкчесе.
Рәсәйнең экспорт үзәге генераль директоры Вероника Никишина Башкортстанда гамәлгә ашырылучы экспортка ярдәм итү чараларын югары бәяләде.
– Без һәрвакыт Башкортстанда гамәлгә кертелгән ярдәм чараларын, «Ашыгыч экспорт ярдәме» кебек уңышлы эш алгоритмнарын мисалга китерәбез. Республиканың экспортка ярдәм итү үзәге 2020 ел нәтиҗәләре буенча Рәсәйдә икенче урын алды. Бу, чыннан да, бик зур уңыш, – диде ул.
«Халыкара эшкуарлык атнасы» брифингында премьер-министр Андрей Назаров хә-бәр иткәнчә, быел Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясенә (ТОСЭР) ике тапкыр күбрәк – 14 урынына 31 резидент җәлеп ителгән.
– Әлеге күрсәткеч, ТОСЭРга резидентлар килү динамикасы буенча, без Рәсәйдә икенче урында торабыз. Әлеге вакытта бездә 99 резидент бар, – дип хәбәр итте ул.
2021 елның 10 ае нәтиҗәләре буенча республиканың төп капиталына инвестицияләр 244 млрд сумнан артып киткән, бу, узган елның гыйнвар-октябрь айлары белән чагыштырганда, 103,6% тәшкил итә.