Чишмэ
+12 °С
Облачно
Икътисад һәм без
9 Декабря 2021, 04:35

Киләчәк образы: бордюрлар, сувенирлар, туризм...

Чишмә районында төбәк икътисадын кластерлы үстерүгә аерым игътибар биреләчәк. Гамәлдәге сәнәгать предприятиеләрендә продукциянең ахыргы төрен җитештерү мөмкинлекләрен киңәйтү зарур, бу икътисади күрсәткечләр буенча күпкә отышлырак, дип исәпли экспертлар.

Киләчәк образы: бордюрлар, сувенирлар, туризм...Киләчәк образы: бордюрлар, сувенирлар, туризм...
Киләчәк образы: бордюрлар, сувенирлар, туризм...

Район хакимияте сессиясендә «Киләчәк образы – Чишмә районы стратегиясе» стратегик эшләнмәләр үзәге белән берлектә алдагы ун елга үсеш перспективалары планлаштырылды.

Чарада үз эшенең белгечләре – профильле министрлыклар һәм ведомстволар, мәгариф һәм фәнни учреждениеләр, бизнес вәкилләре катнашты. Алар туризмны, кластерлы җитештерүне, терлекчелекне, хуҗалык итүнең кече формаларын һәм инфраструктураны үстерү буенча трендлар, аларны хәл итү юллары һәм төгәл проектлар турында фикер алыштылар.

Район хакимияте башлыгының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлыкны үстерү буенча урынбасары Артем Бәдретдинов фикеренчә, 2022 елга берничә проект планлаштырылган. Беренче яртыеллыкта, мәсәлән, бордюрлар җитештерү буенча эш башланачак. Әлеге вакытта бу эшчәнлек белән шөгыльләнү өчен завод төзергә мөмкин, ләкин товар сату җайга салынмаган очракта, аның киләчәге юк. Нәкъ бизнес белән хакимиятнең үзара хезмәттәшлеге, дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм бу юнәлештә теләгән нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек бирәчәк. Хакимият әлеге юнәлештәге бизнес-проектларны карарга әзер, шул максатта инвестсәгатьләр дә үткәрелә.

Гомумән алганда, хәзер эчке туризм беркайчан булмаганча көнүзәк. Райондагы глэмпинглар, ял көнендәге турлар, бер көнлек экскурсияләргә Уфадан килү өчен нибары бер сәгатьлек юл үтәчәк. Табигать кочагында урнашкан уңайлы өйләрдә яшәү, милли ризыклардан авыз итү, мунча керү, изге урыннарда булу, төрле сувенирлар сатып алу – ыгы-зыгыдан туйган шәһәр кешесенә ял итү өчен менә дигән мөмкинлек... Башкортстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты бүлеге начальнигы Гүзәл Тоймурзина сүзләренә караганда, халыкара аэропортның якын урнашуы да зур өстенлек булып тора. Рәсәйнең башка шәһәрләреннән туристларны җәлеп итү өчен райондагы күренекле урыннарны тәкъдим итү өстендә максатчан эш алып бару: буклетлар, баннерлар эшләүдән тыш, районны социаль челтәрләр аша да актив күрсәтү мөһим.  

Стратегик сессиядә фикер алышу нәтиҗәләре буенча Чишмә районы үсешенең биш юнәлеше буенча проектлар булдырылды. Экспертлар аларны декабрь ахырында район хакимиятенә тапшырачак.

Киләчәк образы: бордюрлар, сувенирлар, туризм...
Киләчәк образы: бордюрлар, сувенирлар, туризм...
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас