

Гаилә Игнатовка авыл Советы биләмәсендә кош-корт асрау өчен алты гектар җирне өч елга арендага алган, анда вакытлыча биналар төзелгән – әлегә аларны капиталь төзеп куярга ярамый.
– Кош-кортны чиратлап – 200–300әр казны аерым куеп ашатабыз, аннары көнгә 30–40 баш каз чалып йолкыйбыз, ә зур партиягә заказ бирсәләр – туганнарны да чакырабыз, – диде хуҗа.
Илдус Риза улыннан кош-кортны сату һәм мал азыгы белән тәэмин итү турында кызыксындым.
– Беренчедән, районда, шулай ук Уфада үткән авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашабыз, – диде ул. – Икенчедән, түшкәләрне килешү буенча Уфа шәһәрендәге «Терра» компаниясенә илтеп тапшырабыз, анда аларны каклыйлар, ыслыйлар һәм сәүдә челтәрләренә озаталар. Ә мамык-каурыйларны Уфа районының Таптыково авылына илтеп тапшырабыз, анда аларны эшкәртү җайга салынган. Шуңа күрә бу җәһәттән проблема юк. Мал азыгы белән катлаулырак, «Агросервис» МТС белән ашлык фуражы китерү турында килешү төзедек. Кош-корт үстергәндә мәшәкатьләр җитәрлек. Барысы да сатып алына бит. Шул ук тәүлеклек чебешләргә килгәндә, 15–20 проценты зыянлый, төлкеләр дә «булыша». Әмма Илдус Риза улы алынган керем чыгымнарны каплый, дип исәпли. Ул үз эшен алты ел элек 700 баш каз асраудан башлаган, аларның санын әкренләп 1500гә җиткергән. Ә арендага алынган җирдә өч елдан соң ферма төзергә мөмкинлек барлыкка килгәч, кош-корт санын арттырырга һәм эшкәртүне җайга салырга ниятли.