Чишмэ
-4 °С
Облачно
Икътисад һәм без
11 Ноября 2021, 08:44

Чишмә бренды Европада һәм Азиядә дә билгеле

«Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыяте – районда гына түгел, республикада да алдынгы эшкәртү предприятиеләренең берсе. Аның продукциясе Рәсәйдә дә, якын чит илләрдә, Европа һәм Азиядә дә киң билгеле.

Чишмә бренды Европада һәм Азиядә дә билгелеЧишмә бренды Европада һәм Азиядә дә билгеле
Чишмә бренды Европада һәм Азиядә дә билгеле

Унбиш ел элек ул Уралда һәм Себердә майлы культуралар орлыкларын эшкәртү буенча иң эре комплекс саналган, Рәсәйдә, якын һәм ерак чит илләрдә үсемлек майлары җитештерү һәм эшкәртүдән соң калган чималны сату белән шөгыльләнүче «Сигма» холдинг компанияләр составына керә. Бу адым «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыяте коллективына продукция җитештерү темпларын арттырырга мөмкинлек бирә. Озак елларга исәпләнгән үсеш программасы билгеләнде, аның максаты – майлы төшләрне һәм майны тирәнтен эшкәртү, җитештерүчәнлекне (тәүлегенә 1000 тоннага кадәр) арттыру. Һәм шунысы мөһим, заводны яңартып кору, яңа цехлар төзү барышында җитештерү эшчәнлеге тукталып тормый. Биредә яңа культура – рапс эшкәртү дә үзләштерелде.

Җитештерү эшчәнлеген техник яктан коралландыру барышында яңа эш урыннары булдырыла, продукция чыгару арта, ул чит илләргә – Таҗикстан, Латвия, Литва, Белоруссия, Украина, Кытайга да җибәрелә. Аерым алганда, көнбагыш маена, грануладагы көнбагыш һәм рапс түбенә, рапс маена, соапстокка, көнбагыш кабыгына ихтыяҗ зур.

Предприятие коллективы узган ел гына да 280 мең тоннага якын майлы төш эшкәртте, 121,4 мең тонна май, 106 мең тонна түп җитештерде. Быел җитештерү күләмен арттыру планлаштырыла.

«Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятендә чыгарылган продукциянең сыйфаты турында илебездә һәм халыкара күргәзмәләрдә алынган күп санлы бүләкләр, шулай ук халык арасында тотрыклы ихтыяҗ булуы сөйли. Бу казанышларга заводта заманча җиһазлар урнаштыру, чималны, әзер продукцияне һәм җитештерү барышын ышанычлы контрольдә тоту һәм, әлбәттә инде, предприятиедә белемле, югары дәрәҗәдә һөнәр ияләре булган коллектив ярдәмендә ирешелде.

Чишмә бренды Европада һәм Азиядә дә билгеле
Чишмә бренды Европада һәм Азиядә дә билгеле
Автор:Николай Покотило
Читайте нас