Чишмэ
+20 °С
Дождь
Икътисад һәм без
8 Ноября 2021, 05:06

Республика бюджеты проекты буенча фикер алышу

Киләсе елга республика бюджеты проекты буенча фикер алышуны үткәрү вакыты билгеләнде, ул 11–17 ноябрьдә узачак.

Республика бюджеты проекты буенча фикер алышуРеспублика бюджеты проекты буенча фикер алышу
Республика бюджеты проекты буенча фикер алышу

Закон проекты текстын Дәүләт җыелышы, республика Финанс министрлыгы сайтларында һәм хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында табарга мөмкин (npa.bashkortostan.ru).

Закон проекты буенча тәкъдимнәр 11–17 ноябрьгә кадәр түбәндәге адрес буенча: 450008, Уфа шәһәре, Зәки Вәлиди урамы, 46 яки электрон почта аша kbudget@bashkortostan.ru – кабул ителә.

– Конструктив тәкъдимнәрне кабул итәргә әзербез һәм битараф булмаган барлык гражданнарны төп финанс документ белән эшләргә чакырабыз. Республика халкы сорауларын һәм дәлилләнгән тәкъдимнәрен Дәүләт җыелышы адресына җибәрә ала. Эш төркеме барлык тәкъдимнәрне тикшерә һәм нәтиҗә ясый. Ул Дәүләт җыелышы сайтында урнаштырылачак, – дип хәбәр итте БР Дәүләт җыелышы – Корылтай Рәисе Константин Толкачев.

Җәмәгать фикер алышуында Башкортстан Республикасында теркәлгән 18 яшьтән өлкәнрәк гражданнар, федераль дәүләт хакимияте, аларның территориаль органнары, сәяси партияләр, башка иҗтимагый берләшмәләр һәм оешмалар, киңкүләм мәгъ-лүмат чаралары вәкилләре катнаша ала.

Республика бюджеты проекты 27 октябрьдә БР Дәүләт җыелышы – Корылтайга тапшырылган. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Рөстәм Ишмөхәммәтов аныклавынча, 28 октябрьдә Дәүләт Советы Президиумы тәкъдим ителгән материалларны алдан караган, аннары алар белән профильле парламент комитетлары эшли башлаган.

– Әлеге вакытта 2022 елга республика бюджеты керемнәре 228,3 миллиард сум, чыгымнар 243,3 миллиард сум күләмендә фаразлана, – диде Рөстәм Ишмөхәммәтов.

Аның сүзләренә караганда, 15 миллиард сум күләмендә дефицит булыр дип көтелә, әмма аны финанслау чыганаклары билгеләнгән инде. Шул ук вакытта, ахыргы параметрларга карамастан, бюджет, элекке еллардагы кебек, социаль юнәлешле булачак.

– Кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү, сәламәтлекне саклау, мәгариф системасын үстерү, халыкның социаль якланмаган төркемнәренә ярдәм итү дәүләт бюджеты сәясәтенең өстенлеге булып калачак. Бюджет чыгымнарының өчтән ике өлеше социаль юнәлешле. Икътисадка бюджет ярдәме реаль тармакны үстерүгә, эшмәкәрлек активлыгын дәртсендерүгә юнәлдерелгән, – дип билгеләде Рөстәм Ишмөхәммәтов.

Республика бюджеты проекты буенча фикер алышу
Республика бюджеты проекты буенча фикер алышу
Автор:Ирина Светлова
Читайте нас