

Бу көннәрдә биредә чөгендер уңышы эшкәртелә башлады. Татлы тамырларның тәүге тоннасы эшкәртелгән дә инде. Билгеле булуынча, заводта җитештерү күләмен тәүлегенә алты мең тоннага кадәр арттыру өчен цехларда бик зур яңартып кору эшләре башкарылган. Компания материалларыннан күренгәнчә, реконструкция проекты буенча чыгымнар 1,663 миллиард сум күләмендә бәяләнә.
Проектны гамәлгә ашыру Башкортстан Республикасында чөгендер эшкәртү һәм шикәр комы җитештерү күләмнәрен саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Уңайлы урында урнашу, шикәр комы озатылучы чит илләр (Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан, Грузия, Монголия) белән яхшы юл инфраструктурасы булу «АПК продукциясен экспортлау» федераль проектын тормышка ашыруда нәтиҗәлерәк катнашырга мөмкинлек бирә.
2020 елда «Чишмә шикәр заводы» җәмгыятендә 90 мең тонна шикәр комы, 396,5 мең тонна чи һәм 13 мең тонна коры чөгендер түбе (жом), 18 мең тоннага якын меласса җитештерелгән. Компаниянең табышы – 35,3%ка, 3,305 млрд сумга кадәр тәшкил иткән, чиста табыш – 9,4 тапкыр, 407 млн сумга кадәр арткан.
Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, 22 октябрьгә заводта эшкәртү өчен 107, 8 мең тонна татлы тамыр әзерләнгән.