Чишмэ
+12 °С
Дождь
Икътисад һәм без
9 Октября 2021, 04:42

Яңа уңыш эшкәртелә башлады

Шушы көннәрдә «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятендә, 12 көнлек планлы ремонт эшләре тәмамланганнан соң, көнбагышның яңа уңышы эшкәртелә башлады. Заводны эшләтеп җибәргән вакытта предприятие складларында 28 мең тоннадан артык майлы чимал, шулай ук ике мең тоннадан артык рапс бар иде инде.

Яңа уңыш эшкәртелә башладыЯңа уңыш эшкәртелә башлады
Яңа уңыш эшкәртелә башлады

Наталья Максимова, «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятенең баш технологы

 

24 августта Шөнгәккүл чимал базасына – элеватор комплексына Әлшәй районыннан Наил Әминев крестьян-фермер хуҗалыгыннан көнбагыш, ә 12 августта Чишмә районының «Агро-Альянс» җәмгыятеннән рапс китерелде.

Әлеге вакытта чимал базасына көн саен якынча ике мең тонна көнбагыш орлыгы тапшырыла, аның сыйфаты үткән елдагыдан калышмый.

Октябрь аенда, көнбагыштан тыш, рапс эшкәртү дә планлаштырыла, әлеге вакытта рапс маен чит илгә чыгару буенча килешүләр төзелә. Шушы көннәрдә предприятие яңа ISCC сертификаты алачак, ул әлеге продуктны биоягулык өчен чимал сыйфатында Европа заводларына сату мөмкинлеге бирәчәк. Әлеге сертификат Чишмәдә җитештерелгән рапс маеның «Яңадан тергезелүче энергоресурслар ту-рында»гы 2009/28/EC директивасы таләпләренә җавап бирүен раслый.

Яңа уңыш эшкәртелә башлады
Яңа уңыш эшкәртелә башлады
Автор:Николай Покотило
Читайте нас