Чишмэ
+17 °С
Ачык
Икътисад һәм без
13 сентябрь 2021, 05:03

Игътибар үзәгендә – урта махсус белем бирү

Республикада урта махсус белем бирүне үстерүгә аерым игътибар бирелә. Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров һөнәри белем бирү оешмалары директорлары белән очрашуда шул хакта сүз алып барды. Ул билгеләп үткәнчә, республикада яңа предприятиеләр барлыкка килү, икътисад үсеш алу белән эшче кадрларга кытлык булачак.

Игътибар үзәгендә – урта махсус белем бирүИгътибар үзәгендә – урта махсус белем бирү
Игътибар үзәгендә – урта махсус белем бирү

Мәсәлән, «Алга» икътисади зонасында квалификацияле белгечләр җитмәү сизелә – биредә 1000гә якын тегүче кирәк! Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, ул техникумнарда эшләр торышы турында ишетеп кенә белми, сәфәрләре вакытында мәгариф учреждениеләрендә була. Аның сүзләренә караганда, мәктәпләр һәм югары уку йортлары, фәнне үстерү мәсьәләләре һәрвакыт игътибар үзәгендә. Ә менә һөнәри белем бирүгә системалы караш кирәк.

Төбәк җитәкчесе Башкортстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгына Колледж директорлары советы оештырырга кушты. Анда якындагы дүрт-биш елга тармак үсеше стратегиясе тикшерелде, планнарда шулай ук – һөнәри белем бирү осталарына ярдәм итү буенча грант программасын эшләү, Мәгарифне үстерү институты базасында педагогларның квалификациясен күтәрү буенча курслар оештыру. Тагын бер мөһим мәсьәлә – республика шәһәрләрендә һәм районнарында яңа һөнәрләр һәм белгечлекләр барлыкка килүне исәпкә алып, яшь кадрларны җәлеп итү.

– Уфада узган «WorldSkills Russia-2021» чемпионатыннан соң калган заманча җиһазлар 100 яңа остаханә булдырырга мөмкинлек бирәчәк, – диде Радий Хәбиров. – Шул ук вакытта яңа эшче кадрларга мохтаҗ эре предприятиеләр белән бергә тулай тораклардагы көнкүреш шартларын яхшыртырга – җиһазлар, яңа урын-җир әйберләре сатып алырга, ремонт ясарга планлаштырабыз.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, эшче һөнәрләр абруе ел саен арта бара. Анык саннар турында сөйләсәк, 2010 елда мәктәп укучыларының 8 проценты гына урта махсус уку йортларына укырга керергә планлаштырган булса, 2019 елда – 27 процент, 2021 елда 60 процент булган.

Андрей Назаров колледжларның матди-техник базасын ныгыту, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү мөһимлегенә басым ясады. Шулай ук Уфада «Яшь һөнәриләр паркы» территориясендә федераль һөнәри белем бирү үзәге ачу идеясе турында сөйләде.

– Бер сменада 300гә кадәр, ә бер ел эчендә 1,5 меңгә якын укучыга белем бирә алачакбыз, – дип ачыклык кертте республика Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе. – Мәйданчык ел әйләнәсенә эшләячәк, ә безнең колледж студентлары һәм укытучылары биредә һөнәри күнекмәләр алып стажировка үтә алачак.

Фото: «Башинформ» Ма, Олег Яровиков

Игътибар үзәгендә – урта махсус белем бирү
Игътибар үзәгендә – урта махсус белем бирү
Автор:Ирина Светлова
Читайте нас