Чишмэ
+16 °С
Дождь
Икътисад һәм без
1 Сентября 2021, 06:45

Беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми

Исегезгә төшерәбез, Рәсәй Президенты Владимир Путин пенсионерларга 10 мең сум күләмендә акча бирергә билгеләргә тәкъдим иткән иде. Үткән сишәмбедә ул тиешле указга кул куйды.

Беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкмиБеркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми
Беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми

Рәсәй пенсионерларына 10 мең сум акчаны түләү тәртибе турында аңлаттылар.

Аны алу өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми, ул даими алына торган пенсия белән бергә биреләчәк, дип хәбәр ителә Рәсәй Пенсия фонды идарәлеге сайтында.

«Түләү 2021 елның сентябрендә Пенсия фондындагы мәгълүматлар нигезендә гаризасыз тәртиптә гамәлгә ашырыла», – дип хәбәр итә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Бу акча пенсияне алган тәртиптә биреләчәк: пенсия акчасы банк картасына килә икән, 10 мең сум да шунда ук киләчәк. Ул бөтен пенсионерларга – эшләмәүчеләргә дә, эшләп йөрүчеләргә дә бирелә.

 

Фото: «Башинформ» МА

Беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми
Беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми
Автор:Камиль Муратов
Читайте нас