Чишмэ
+13 °С
Дождь
Икътисад һәм без
9 Августа 2021, 09:14

Сабан бодае уртача уңыш куәтен арттырачак

«Нурис» җәмгыятендә бөртекле культуралар барлык мәйданнарның яртысында суктырылган: уҗым бодае тулысынча җыеп алынган (уңдырышлылыгы һәр гектардан якынча 15 центнер), 123 гектарда үстерелгән уҗым арышының да 35 гектары алынган (14,9 ц/га).

Сабан бодае уртача уңыш куәтен арттырачакСабан бодае уртача уңыш куәтен арттырачак
Сабан бодае уртача уңыш куәтен арттырачак

Әлеге вакытта механизаторлар арпа басуларына күчте. Халик Ахунов «Акросс-680», Юныс Ахунов «Нива-эффект» комбайннарында, Әкрам Ахунов «КСУ-1,8» үзйөрешле чапкычта эшли. 740 гектарда урнашкан бу культураның 400 гектары җыеп алынган да инде. Ул һәр гектардан якынча 17,2 центнер чыга. Тагын бер-ике көн үтүгә комбайнчылар техниканы ашлык калдыкларыннан чистартып, 200 гектар мәйдан биләп торган сабан бодае басуына күчәчәк. Баш агроном Ринат Гомәров сүзләренә караганда, ул уртача уңыш куәтен сизелерлек арттырачак. Өстәвенә, биредә 40 гектар чамасы элита орлык чәчелгән, аның уңышы 25 центнердан да ким булмаска тиеш.

Урып-җыю эшләре барган чорда орлык та тулы күләмдә салынган, ә көздән чәчеп үстерелгән арыш һәм бодай орлыгы чистартып, киптереп анализга җибәрелгән. Алар шулай ук көздән чәчүгә әзерләп куелган. Механизатор Әлфәт Нигъмәтуллинның «Джон-Дир» чәчү комплексы бүгеннән кырга чыгарга әзер.

Баш агрономнан кыр эшләре барышы белән кызыксындым.

– Әлеге вакытта фуражга арпа салабыз. Складларда ул биш йөз тоннадан артык. Сүз уңаеннан, китерелгән ашлыкны ындыр табагы мөдире Александр Поздняков, үлчәүче Рәмилә Бикбулатова кабул итә, эшчеләр Наталья Мартыненко, Наил һәм Зинаида Бикбулатовлар эшкәртә. Ә Илһам Нурмәтов ашлыкны складлар буенча ташып урнаштыра. Ул «К-700» һәм «Т-156» тракторлары базасында ясалган механик төягечләр белән эшли. Саламны да җыеп алабыз, 900 рулон – 250 тонна әзерләдек инде, – ди хуҗалыкның баш агрономы.

– Сүз уңаеннан, башка төр мал азыгын әзерләү ничек бара?

– Люцерна, уҗым арышы, кандала үләне һәм вика катнашмасыннан 3000 тоннадан артык сенаж салынды. Тиздән силоска кукуруз чаба башлаячакбыз. Быел уңыш яхшы булыр – һәр гектардан кимендә 250 центнер чыгар, дип көтәбез. Башкача әйткәндә, якынча 11 000 тонна силос салырга исәп тотабыз. Күпьеллык үләннәрнең икенче чабымын печәнгә җыеп алачакбыз.

Гомумән алганда, хуҗалыкта кыр эшләре оешкан төстә бара. Урып-җыюда катнашкан барлык кешеләр өчен кайнар аш оештырылган. Һава шартлары яхшы торса, эшләрне атна-ун көн эчендә тәмамларбыз, дип ышандыра механизаторлар.

 

Безнең белешмә

Район буенча бөртекле культуралар үстерелгән мәйданнарның 47 проценты җыеп алынган, уңыш куәте һәр гектардан 16,7 центнер тәшкил итә. Уракта 46 комбайн эшли.

Сабан бодае уртача уңыш куәтен арттырачак
Сабан бодае уртача уңыш куәтен арттырачак
Автор:Николай Покотило
Читайте нас