

Урып-җыюда 14 «АКРОС» комбайны һәм ун «КамАЗ» эшли. Без хуҗалыкка урак чоры кызган мәлдә килдек, алдыбызда алтын башаклы иген басулары җәйрәп ята, куәтле комбайннар эшли иде. Менә берсенең утлары кабынды, аңа көчле тавыш кушылды – бу бункер тулы һәм комбайнчы игеннәрне бушату өчен «КамАЗ» килүен көтә дигәнне аңлата.
Комбайнчы Рамил Зөлкәрнәевтән быелгы уңыш белән кызыксындым.
– Уңыш мулрак булсын иде, әлбәттә, әмма үстерә алганы белән канәгатьбез. Бу турыда агрономнан сорагыз, ул төгәл белә, – дип җавап бирде механизатор.
Баш агроном Владимир Лысенко да игенченең сүзләрен раслый, игеннәр яхшы булыр дип көтсәк тә, һава шартлары үз төзәтмәләрен кертте, ди ул. Узган ел белән чагыштырганда, быел ашлык 40–50 процентка азрак.
Басулардан суктырып алынган игеннәр Алкиндагы ашлык чистарту комплексына һәм Уразбахты ындыр табагына китерелә, биредә аны киптерәләр, чүп-чардан арындыралар. Сәгатенә 50 тонна ашлык киптерү куәте булган агрегат ике смена буена эшли. Сәгатенә 200 тонна иген эшкәртүче ашлык чистарту машиналары хезмәткәрләр тамак ялгап алган арада гына тукталып тора. Орлыклар саклауга салына.
Бирегә басулардан ел саен 700–800 тонна яңа уңыш китерелә. Аны ындыр табагы мөдирләре Альфред Ишмурзин һәм Марат Фәизов командалары кабул итә. Алкинда уңыш сыйфатын билгеләү буенча лаборатория бар. Анда Татьяна Костусенко эшли.
Ун көн эчендә игеннәрнең яртысы диярлек җыеп алынган. Тигез өлгермәү сәбәпле эш бераз тоткарлана, уракны бер-ике көнгә туктатып торырга туры килә.
Әлеге вакытта авыл тормышы бер максатка – үстерелгән уңышны тиз арада җыеп алуга буйсына. Кешеләр иртәдән кичкә кадәр эшли. Бүгенге көннең бурычы – игеннәрнең коелуына, яңгыр астында калуына юл куймау, суктырып алынган ашлыкны амбарларга салу.