Чишмэ
+17 °С
Ясно
Икътисад һәм без
29 Июня 2021, 05:09

Уңышны җыеп алу гына түгел, сакланышын да тәэмин итү мөһим

«Үзәк» МТС предприятиесенең «Чишмә элеваторы» филиалы яңа уңыш кабул итәргә әзерләнә. Биредә быелгы ашлыкны салу өчен урыннар бушатыла, икмәк запаслары зарарлануга юл куймас өчен бина эчләре бөртекле культуралар корткычларына каршы эшкәртелә.

Уңышны җыеп алу гына түгел, сакланышын да тәэмин итү мөһимУңышны җыеп алу гына түгел, сакланышын да тәэмин итү мөһим
Уңышны җыеп алу гына түгел, сакланышын да тәэмин итү мөһим
Уңышны җыеп алу гына түгел, сакланышын да тәэмин итү мөһим
Уңышны җыеп алу гына түгел, сакланышын да тәэмин итү мөһим

– Быел якынча 70 мең тонна ашлык кабул итәргә планлаштырабыз, – ди элеватор директоры Альберт Фәттахов. – Бу, әлбәттә, узган ел белән чагыштырганда, бераз азрак. Әмма һава торышы үз шартларын куя.

Эшчеләр, белгечләр, инженер-техник хезмәтләр артык йөкләнешсез, планлы режимда эшли. Ремонт ясау өчен 3,5 миллион сумлык запас частьлар һәм материаллар, «КШП-6» маркалы яңа төягечләр һәм шнеклар сатып алынган. Транспорт тасмалары, подшипниклар алыштырылган, ашлык киптерү җайланмалары каралган һәм уңыш кабул итүгә әзер.

– Эшләр күләме зур, – дип сүзен дәвам итте Альберт Фәнит улы. – Моңа технологик һәм

транспорт җиһазларының әзерлеген тикшерү, үлчәүләрнең төзеклеге (йөк күтәрүчәнлеге, тензометрия, тикшерү датасы), лаборатория җиһазларын һәм үлчәүләр торышын бәяләү дә керә.

Янгыннан саклау чараларына, хәвефсезлек техникасы кагыйдәләрен үтәүгә, хезмәт шартларына, коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле хезмәткәрләрне саклау эшен оештыруга җитди игътибар бирелә.

Җитәкче сүзләренә караганда, уңыш «Үзәк» МТС предприятиесенең барлык җиде филиалыннан, ягъни Чишмә, Кырмыскалы, Чакмагыш, Миякә, Туймазы һәм Дүртөйледән китереләчәк. Ашлык товар кондициясенә җиткерелгәнче эшкәртеләчәк, чистартылачак һәм йөк машиналары һәм тимер юл транспорты белән төяп озатылачак.

Элеваторда катнашазык әзерләү цехы да эшли. Анда «Үзәк» МТС предприятиесе балансында булган егерме терлекчелек фермасы өчен ай саен 1000 тоннадан артык продукция җитештерелә.

Предприятиедә киләчәк турында да уйлыйлар – ашлык кабул итү, киптерү, эшкәртү һәм саклау куәтен арттырырга планлаштыралар.

Читайте нас