Чишмэ
+15 °С
Облачно
Икътисад һәм без
9 Июня 2021, 10:04

Эшлекле элемтәләр җайга салына

Чишмә тимер-бетон заводы 1981 елда «Стройдеталь» заводы буларак эшли башлый. Соңрак ул берничә тапкыр үзгәртеп корыла, тимер-бетон әйберләр җитештерү күләмен арттырып үз статусын саклап кала.

Аның бүгенге көндәге рәсми атамасы – «Төзелеш материаллары комбинаты» җәмгыяте. Шуңа карамастан, предприятие Чишмә тимер-бетон заводы буларак танылган һәм Башкортстанда тимер-бетон эшләнмәләр җитештерүче иң зур предприятиеләрнең берсе булып тора.
Коллектив авыр 90нчы елларда, үзгәртеп кору чорында җитештерү куәтен саклап калган һәм эшләнмәләрнең номенклатурасын да киңәйтә алган. Предприятиенең иң өлкән хезмәткәрләренең берсе булган Гизәр Бәширов белән сөйләшеп тордым. Ул хезмәт эшчәнлеген биредә монтажчы булып башлаган, арытаба формага салу цехының смена мастеры, цех һәм производство бүлеге начальнигы булып эшли, 20 ел профсоюз комитетына җитәкчелек итә. Әлеге вакытта ул матди-техник тәэмин итү буенча инженер булып эшли.
– Башта нигез блоклары, аннары түшәм плитәләре, тимер-бетон бәпкәлекләр җитештерә башладык. Әлеге вакытта безнең ассортиментта 20дән артык атама бар, өстәвенә, шәхси заказлар буенча да продукция җитештерәбез, – дип искә ала ветеран.
Әлеге вакытта түшәмә плитәләр, субайлар, тоташтыргычлар, сыек, яки, башкача әйткәндә, товарлыклы бетонга ихтыяҗ аеруча зур. Мәсәлән, быел завод тендер откан һәм Калмаш авылындагы комплекс төзелешенә 12шәр метр озынлыктагы 1200 субай төяп озаткан, тагын 200 данәгә заказ алынган. Елга аръягы бистәсендәге һәм Ленин урамында («Девятка»дагы) күп фатирлы йортларны төзегәндә дә заводта җитештерелгән тимер-бетон эшләнмәләр кулланылган.
Әмма җитештерү эшчәнлегенең төп юнәлеше – юл төзелеше өчен продукция – парапет койма блоклары, юл билгеләре өчен фундаментлар җитештерү. Уфадан һәм республиканың башка шәһәрләрендәге төзүчеләрдән бик күп заявкалар килә.
– Без тәэмин итү географиясен киңәйтәбез, үткән елда Чиләбе өлкәсе базарына чыктык, – диде предприятиенең генераль директоры Д. М. Паламарчук. – Шулай ук Татарстан һәм Свердловски өлкәсе белән элемтәләрне җайга салабыз. Гомумән алганда, заказлар булып тора.
Коллективның йөкләмәләрне үтәве һәм җитештерүне арттыра баруы турында түбәндәге саннар сөйли: 2019 елда үз продукцияләрен сатудан кергән табыш 150 млн сум булса, 2020 елда исә 200 млн сум тәшкил итә. Ә быел аны 240–250 млн сумга кадәр арттырырга ниятлиләр. Җитештерү процессын даими камилләштерү, заманча җиһазлар, механизмнар сатып алу да җитештерүчәнне арттырырга ярдәм итә. Заводта йөздән артык кеше эшли, аларның барысы да берничә белгечлеккә ия. Заказчыларга бетон эшләнмәләр предприятие транспорты белән илтеп бирелә. Соңгы елларда юридик затлардан гына түгел, шәхси затлардан да заказлар күп кабул ителгән. Предприятиедә эшләү дәверендә династияләр барлыкка килгән, мәсәлән, Исәнголовлар гаиләсе – Азамат, аның тормыш иптәше Рәфинә һәм улы Салават. Ветераннар янәшәсендә алардан тәҗрибә алып яшьләр эшли. Алар арасында Динар Камилҗанов, Александр Герасимов, Руслан Кәримов, Альмир Әхмәтгәрәев тә бар. Хезмәтне оста оештыру, һөнәри бурычларын үтәүгә җаваплы карау нәтиҗәсендә техника штат режимында аварияләрсез эшли һәм продукция график буенча озатыла.
Читайте нас