Чишмэ
+19 °С
Облачно
Икътисад һәм без
28 Мая 2021, 10:06

Павел Качкаев: Махсус исәп – бу безнең капиталь ремонттагы киләчәк

Башкортстаннан РФ Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев 18 майда Мәскәүдә капиталь ремонт мәсьәләләре буенча «Махсус исәп – уңыш тарихы» форумында чыгыш ясады. Ул анда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау фондын формалаштыру өчен махсус исәпләр куллану мөһимлеге турында фикерен белдерде.

Әлеге вакытта күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең күбесе төбәк операторларының капиталь ремонт фондыннан чыгарга һәм үз акчалары белән кирәк дип тапканча үзләре идарә итү, капиталь ремонт ясауны контрольдә тоту өчен һәрбер күп фатирлы йортка аерым исәп булдырырга тели.
«Форумда махсус исәпне киңрәк куллану эшенә төзәтмәләр кертә алу өчен барлык мәсьәләләрдә төптән уйлап фикер алышу мөһим, – дип билгеләп үтте Качкаев. – Махсус исәп – ул күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлауда безнең киләчәгебез, милекчеләр үз йортларында нәрсәне һәм кайчан ремонтларга кирәклеген үзләре хәл итәргә тиеш. Әлеге вакытта Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау фондын формалаштыру ысулын гамәлгә кертә башларга кирәк. Тагын да капиталь ремонт максатында кредит ресурсларыннан файдалану мәсьәләсен тиз арада хәл итү зарур, ул вакытта комплекслы капиталь ремонт һәм күп фатирлы йортларның энергия нәтиҗәлелеге буенча чаралар үткәрү мөмкин булачак. Махсус исәп – уңышның киләчәге!».
Ул әлеге тәҗрибәне киләчәктә Рәсәйнең барлык төбәкләрендә тарату мөмкинлеге турында фикер белдерде.
Әлеге чара Мәскәү шәһәренең Иҗтимагый палатасы, «Шәһәрнең икътисад институты» фонды һәм Мәскәү шәһәренең милекчеләр һәм махсус исәп хуҗалары ассоциациясе белән берлектә, Мәскәүнең Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау фонды ярдәме белән оештырылды.
Максаты – күп фатирлы йортларның торышын яхшырту буенча торак милекчеләренең башлангычларын тормышка ашыру өчен шартлар булдыру, шулай ук милекчеләргә бу хакта аңлату һәм мәгълүмат бирү.
Читайте нас