Районда барлык милек формасындагы хуҗалыкларда 13500 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 5000гә якын сыер бар.
Хуҗалыкларның күбесе сыерларны җылы айларда ферма янындагы көтүлекләргә чыгара. «Новотроицкий» җәмгыятендә, «Үзәк» МТС предприятиесенең «Нива» Кырмыскалы филиалының Чишмә бүлекчәсендә – ике җәйге лагерь, «Әһли» һәм Д. С. Идиятуллин крестьян-фермер хуҗа-лыкларында савым сыерлары өчен лагерьлар оештырылган.
Шушы көннәрдә бу юллар авторы районның авыл хуҗалыгы идарәлеге зоотехнигы Айгөл Карачурина белән «Үзәк» МТС предприятиесенең «Нива» Кырмыскалы филиалы Чишмә бүлекчәсенең Тәпәреш һәм Чувалкип сөт фермаларының җәйге лагерьларында булды.
Тәпәреш фермасына килеп җиткәндә биналарны тирестән чистарту төгәлләнгән, механизмнарны ремонтлау эшләре бара иде. Сөт фермасы менеджеры Фидаил Ямгуров билгеләп үткәнчә, савым көтүе 10 майда көтүлеккә чыккан, малларны ай урталарыннан җәйләүдә тота башлаганнар.
Җәйге лагерь безне тынлык белән каршы алды. 214 баш сыер ике көтүгә бүленгән. Сыер саву өчен механик аппаратлар урнаштырылган, сөт суыткыч эшли. Савымнар турындагы сорауга хисапчы-лаборант Вәзит Ганиев кулына дәфтәрен алды.
– Апрель ахырына һәр сыердан уртача тәүлеклек савым 12,5–13 килограмм тәшкил итте. Көтүлеккә чыгару белән сөт күләме артты һәм бу көннәрдә 18,7 килограммга җитте. Майлылыгы да югары – 4,1–4,2 процент, – дип җавап бирде ул.
– Ә сатуга күпме продукция җибәрәсез?
– Көн саен өч тонна, бары тик югары сортлысын гына.
Сөйләшеп торган арада трактор килеп тукталды. Альберт Вилданов малларга ашлык фуражы китерде. Ул кукуруз, борчак, арпа, бодай һәм тоз кушып әзерләнгән. Яхшы сыйфатлы 3,5–4 тонна катнашазык – продуктлылыкны арттыру өчен туклыклы мал азыгы.
Көтүләрнең берсен алмашлап Виктор Ефимов белән Альфред Ялилов, икенчесен Артур Бәширов белән Сәлимҗан Ягудин көтә. Без көтүлеккә килгәндә маллар болын буенда таралып, иркенләп яшел үлән ашап йөриләр иде. Виктор Ефимов аларны әкренләп елгага таба юнәлтте. Безне күргәч, атын борып яныбызга килде. Эшләр ничек бара, дигән сорауга «Үләннәр сусыл, шуңа күрә проблемалар юк, сыерлар бер тирәдә йөри, көтүдән качмый. Эшләве үзе бер рәхәт», дип җавап бирде.
Чувалкип фермасының җәйге лагере Романовка авылы янында урнашкан. Биредә 240 баш сыер бар. Шуларның 60ы буаз. Лаборант-хисапчы Рафаэль Мирхәйдәров сүзләренә караганда, тәүлеклек савым 13,5 килограмм тәшкил итә, сөтнең майлылыгы – 3,9 процент. Көтүлеккә чыгу белән сыерларның продукция бирүе бер килограммга арткан.
– Тулаем савым 2877 килограмм тәшкил итә, шуның 266 литрын бозауларга бирәбез, калганын сатуга чыгарабыз, – ди Рафаэль Миңнеәхмәт улы.
Ул зур горурлык белән яңа сөт суыткычны күрсәтте: «Элеккесе бик искергән иде, аның белән интегеп беттек, хәзер мәшәкать юк», – ди ул.
– Ә кадрлар белән проблема бармы?
– Бездә алты сыер савучы эшли һәм алмашка тагын берәү бар. 30–40ар сыер савалар. Төркемдә иң югары савымнар – Зөлфия Ганиевада – бер сыердан 17 килограмм сөт сава.
Малларны җәйләүдә көтү – саф һавада йөртү, табигый шартлар, җылы көннәр, иркенлек – терлекләр организмына уңай йогынты ясый, иммунитетларын ныгыта һәм продукция бирүчәнлеген арттыра. Шунысы да мөһим, җәй көне алар асралган абзарларны да чистартып «биологик ял» бирелә. Бу ветеринария-санитария максатында бик мөһим, чөнки авыру таралуга юл куелмый. Ягъни авыруларны кисәтү өчен табигый саклану факторы барлыкка килә.