Чишмэ
+20 °С
Дождь
Икътисад һәм без
24 Мая 2021, 08:25

«Башмодульстрой» җәмгыятенең үсеш юлы...

«Чишмә профнастилы» предприятиесе район территориясендә генә түгел, республиканың башка бик күп районнарында һәм шәһәрләрендә дә югары сыйфатлы һәм бай ассортиментлы профильле калай белән киң танылган.Әмма эшнең нидән башлануын бик азлар гына белә.

«Чишмә профнастилы» предприятиеләре төркеме үз эшчәнлеген 1991 елның язында башлый һәм Уфа районында теркәлеп «Башкортстан инновация үзәге» дип атала. Күмәртәләп һәм азлап сату белән шөгыльләнә, беренчел капитал туплый. Эш барышында үз базаларына ихтыяҗ туа, һәм моның өчен Чишмә поселогында урын табыла.
Җир участогы булгач, склад һәм җитештерү биналары өчен ике ангар сатып алына. Аларны төзегәндә территориядән ангарларны каплау өчен китерелгән профильле калайларны урлыйлар. Курган шәһәренә (ангарлар ясалган урынга) барып заказ бирмәс һәм алып кайту чыгымнарын киметү өчен, предприятие хезмәткәрләре шома калайны сырлы итеп ясау максатында үз көчләре белән станок җыялар. «Башмодульстрой» җәмгыяте шул станоктан үсеш ала башлый да инде.
Профильле калайга көтелмәгәнчә зур ихтыяҗ туа. Аны йорт түбәсен каплау, ихата корылмалары төзү, койма кую, йортларны тышлау өчен куллана башлыйлар. Эшчәнлекне үстерү өчен республикада беренчеләрдән булып Финляндиядән прокат станы сатып алына. Шул рәвешле «Чишмә профнастилы» һәм «Башмодуль» предприятиеләре төркеме төп җитештерү мәйданчыгы буларак эшли башлый. Яңа цехлар төзелә, яңа җиһазлар сатып алып урнаштырыла, җитештерү күләмнәре арта, кайбер елларда ул 24 мең тоннага кадәр җитә. Биредә Урал төбәгендә беренчеләрдән булып Америка технологиясе буенча каркассыз һәм аркалы ангарлар җитештерү үзләштерелә. Ул вакытта Рәсәйдә бары Липецк шәһәрендә генә мондый производство була.
Металл продукциясенең ассортименты да киңәйтелә, егерме төрдән артык профильле калай һәм аны ныгыту өчен җайланмалар чыгарыла. Уфа, Бөре, Салават шәһәрләрендәге филиаллар белән берлектә ел саен 10000 тоннага кадәр номенклатур эшләнмәләр җитештерелә.
Соңгы биш ел эчендә предприятиеләрнең бөтен тырышлыгы рулонлы цинк калайны буяуны үзләштерүгә юнәлдерелә, моның өчен Көньяк Кореядан полимер капламалар агрегаты сатып алына, цех төзелә, әлеге вакытта аны эшләтеп җибәрү өстендә эш бара. Төрле ярдәмче производстволар эшли. Евроштакетник, стена һәм түшәм панельләре, «Бүрәнә» панельләрен, «Андалузия», «Каскад», «Монтеррей», «Корабль тактасы» кебек металл сайдинглар җитештерү үзләштерелгән.
Эшчеләр өчен үз ашханәләрендә бушлай төшке аш оештырылган, ел нәтиҗәләре буенча 13нче хезмәт хакы түләнә.
«Башмодульстрой» җәмгыяте коллективы табышлы эшли, тотрыклылык белән аерылып тора.
Читайте нас