Чишмэ
+16 °С
Облачно
Икътисад һәм без
12 Апреля 2021, 08:58

Шикәр комы җитештерүчеләр табыш алды

Үткән елда Чишмә шикәр заводы 407 млн сум күләмендә чиста табыш алды, бу алдагы ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 9,4 тапкырга артыграк.

Исегезгә төшерәбез, үткән мизгелдә Рәсәйдә шикәр чөгендере уңышы аз булды, нәтиҗәдә быелгы мизгелдә шикәр комы, соңгы биш ел белән чагыштырганда, бик аз – 5,17 млн тонна җитештерелде. Бу җәһәттән чишмәлеләр рекордлы күләмдә чимал әзерләделәр һәм шулай ук рекордлы күләмдә – 96 мең тонна шикәр комы җитештерделәр. Аграрчыларны – «Башкир-агроинвест» җәмгыятен генә түгел, Чишмә шикәр заводын чимал белән тәэмин иткән башка авыл хуҗалыгы предприятиеләренең дә яхшы эшләвен билгеләп үтәргә кирәк, гомумән алганда, 284 мең тоннадан артык продукция җитештерелде, һәр гектардан 491 тоннадан артык уңыш алынды.
Соңгы өч елда дөнья базарында шикәр комына бәяләрнең кыйммәтләнүе дә ярдәм итте. Рәсәйдә бәяләр дә арта башлаган иде, әмма 2020 елның 20 декабреннән шикәр заводларына капчыкларга 50 кг салынган «ТС2» маркалы шикәр комының 1 килограммын 36 сумнан арттырмау бурычы куелды. Кибетләрдә аның 1 кг бәясе 46 сумнан артмаска тиеш.
Шул ук вакытта завод чимал эшкәртү куәтен көненә 6 мең тоннага кадәр арттырырга һәм 2023 елга 150 мең тонна шикәр комы җитештерергә планлаштыра. Заводны үзгәртеп кору эшләре Саклык банкыннан алынган кредит исәбенә башкарыла.
Читайте нас