Чишмэ
+14 °С
Ясно
Икътисад һәм без
9 Апреля 2021, 04:46

«Башкортстан сода компаниясен» үстерү планнары

Рәсәй Президенты Владимир Путин «Башкортстан сода компаниясе» акционерлар җәмгыяте акцияләренең 38,3 процентын Башкортстан Республикасы милкенә тапшыру турында карар кабул итте.

Тагын 11,7 процент һәм шуңа кушып тагын бер акция тулысынча республика Хөкүмәте контролендә булган структураларның ышанычлы идарәсенә тапшырылды. Шулай итеп, безнең төбәк предприятие өстендә тулы контроль алды.
Бу хакта 31 мартта билгеле булды, бу көнне Владимир Путин Рәсәй Хөкүмәте әгъзалары белән видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде.
– Рәсәй Федерациясе Хөкүмәте һәм Башкортстан Респуб-ликасы Хөкүмәте арасында махсус килешү төзүегезне сорыйм. Бу килешүдә производство һәм инвестицияләр күләмнәрен дә кертеп, «Башкортстан сода компаниясе» эшенең анык планнарын һәм төп күрсәткечләрен билгеләү мөһим. Компаниянең ничек идарә ителәчәген, шулай ук дәүләт милкен файдалануны контрольдә тоту механизмнарын карарга кирәк, – диде Президент.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров Владимир Путинга кабул ителгән карар өчен рәхмәт белдерде һәм «Сода»ны хосусыйлаштыру темасы халык өчен күп еллар буена бик мөһим булды», – дип билгеләп үтте.
– Без җаваплылык булуын беләбез, бу предприятиенең илебез һәм республика икътисадындагы ролен һәм әһәмиятен аңлыйбыз, шуңа күрә предприятиенең үсеше һәм арытаба камилләшүе өчен тырышырбыз. Ышанычыгыз өчен тагын бер кат зур рәхмәт, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Элегрәк Башкортстанның Арбитраж суды Рәсәй Генераль прокуратурасының «Башкортстан сода компаниясе» акционерлар җәмгыяте акцияләрен Рәсәй Федерациясе файдасына законсыз куллардан алу турындагы дәгъвасын канәгатьләндергән иде.
Стәрлетамакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Башкортстан сода компаниясе» коллективы белән аралашты һәм компаниянең киләчәктә үсеш перспективалары турында фикер алышты. Беренче чираттагы бурычлар арасында ул производствоны камилләштерүне (бу максатларга 5,5 миллиард сум юнәлдерү планлаштырыла, бу 2019 елга караганда ике тапкырга күбрәк), Стәрлетамак предприятиесендә һәм аның тирә-юнендә экологик мәсьәләләрне хәл итүне, яңа чимал чыганакларын эзләүне, эш урыннарын саклап калуны, һөнәри компетенцияләрне һәм хезмәт хакын күтәрүне, социаль һәм шәһәр проектларында актив катнашуны атады.
«БСК» җәмгыятенең генераль директоры Эдуард Давыдов 2020 елда сода җитештерү эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, коронавирус пандемиясенә карамастан, предприятиенең табышы кимемәгән, хәтта 2019 ел белән чагыштырганда, 2 процентка арткан. Предприятиенең планнарында – шәһәр хакимияте белән бергә хезмәткәрләр өчен ташламалы торак төзелешен башлау.
Фото https://pravitelstvorb.ru сайтыннан алынды
Читайте нас