Чишмэ
+13 °С
Дождь
Икътисад һәм без
21 Марта 2021, 09:53

«Нурис»та – яңа сыер абзары

«Нурис» җәмгыятендә 160 малга исәпләнгән яңа сыер абзары төзиләр.

Барлык эшләрне май аенда тәмамларга планлаштыралар. Яңа корпуста терлекләр бәйләмичә асралачак. Бу хакта авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Рөстәм Исаков хәбәр итте.
Бина якты, эшләр тулы куәтенә бара.
– Төзелеш эшләрен үткән елның сентябрендә башладык, – диде ферма мөдире Руслан Собханкулов. – Сыер абзарының бу корпусы – тиз төзелә торган модуль тибындагы бина. Бүген эшчеләр бокслар, мал азыгы салу өчен рәшәткәләр, эчке бүлгеләр (кечкенә капкалар) һәм аралыклар урнаштыралар, шулай ук резин материаллар (келәмнәр), тирес түгү өчен җиһазлар сатып алдык.
13 мартта «Нурис» җәмгыяте аграрчылары Свердловск өлкәсенең Каменский районының Сосновка авылыннан көтүне үрчетү өчен күп продукция бирә торган 27 тана алып кайтканнар. Кара-чуар голштин токымлы бу таналар елына ун мең килограмм сөт бирә. Әлеге вакытта авыл хуҗалыгы предприятиесендә 1600 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, ә ел ахырына кадәр терлекләр санын 1800 башка кадәр җиткерергә планлаштыралар.
– Барлык җиһазлары белән бер корпус 15 миллион сумга төште, – дип хәбәр итте Рөстәм Исакович. – Авыл хуҗалыгы предприятиесе төзелешне үз акчасына алып бара. Әлеге вакытта 2200 гектар сөрүлек җиребез бар. Терлекчелек үсемлекчелек белән тыгыз бәйләнгән – терлек азыгын үзебез үстерәбез. Ел саен 400 гектар мәйданда кукуруз, донник, люцерна, бөртекле культуралар чәчәбез. Бүгенге көндә барлык юнәлешләр буенча да эш алып барыла, чәчүгә әзерләнәбез – техника ремонтлау, ашламалар һәм ягулык-майлау материаллары, орлык кайтарту буенча эш бара. Киләчәктә дә маллар санын арттырырга, мәйданнарны киңәйтергә, 600 башка исәпләнгән комплекс төзергә телибез, – дип уртаклашты ул.
Читайте нас