Чишмэ
+11 °С
Облачно
Икътисад һәм без
20 Марта 2021, 12:39

Чишмә май экстракцияләү заводы – ел экспортёры

«Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыяте 2020 ел йомгаклары буенча «Башкортстан Республикасының ел экспортеры» бәйгесендә җиңүче булды.

Үткән атнада предприятиегә «Агросәнәгать эшкуарлыгы өлкәсендә ел экспортеры. Эре бизнес» номинациясендә җиңгән өчен диплом һәм истәлекле статуэтка тапшырылды.
2020 елда «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятендә продукцияне чит илгә чыгару күләме 1,018 миллиард сум тәшкил иткән. Завод чит илгә биш төр товар озаткан, болар – көнбагыш, рапс мае һәм түбе, грануллаштырылган көнбагыш кабыгы.
Бу бәйге быел Башкортстанда 8 февральдә башланды. Республика бәйгесенең төп максаты – тышкы базарларда Башкортстан предприятиеләре продукциясенең көндәшлеккә сәләтлелеген һәм экспорт эшчәнлеге абруен арттыру.
«Ел экспортеры» Башкортстанның үз продукциясен чит илләргә чыгаручы шәхси малтабарлар арасында үткәрелде. Бәйгедә катнашучыларны берничә критерий, шул исәптән продукциясен чит илгә чыгаруның еллык күләме, товарларны төяп озату күләме, экспорт географиясе, экспорт продукциясе номенклатурасы, шулай ук Рәсәй һәм чит илләрдә күргәзмә-ярминкә чаралары һәм халыкара күргәзмәләрдә катнашу буенча бәяләделәр. Бәйгене Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча БР дәүләт комитеты, Башкортстанның Экспортка ярдәм итү үзәге оештырды.
Читайте нас