Чишмэ
-6 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
4 март 2021, 12:45

Минераль ашлама сатып алалар

Тиздән авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен кызу чор башлана.

Шуңа күрә район хуҗалыклары 2021 елгы чәчү кампаниясенә әзерләнәләр, минераль ашламалар сатып алалар.
Аграрчылар агымдагы ел башыннан аларны 450 тонна күләмдә сатып алганнар да инде.
Районның күп кенә авыл хуҗалыгы предприятиеләре көздән яңа уңыш турында кайгыртканнар – басуларга 1372 тонна минераль ашлама кертелгән, шулай ук көздән 2086 тонна тәэсир итүче матдә сатып алынган.
«Башкир-агроинвест» җәмгыяте минераль ашламаларны башкалардан күбрәк туплый. Предприятиенең баш агрономы Фәнил Нургалиев сүзләренә караганда, предприятие ашламаларны март ахырына кадәр тиешле күләмдә сатып алырга планлаштыра.
– Төп ашламаларны басуларга көздән керттек, – дип хәбәр итте Фәнил Хәмит улы. – Яз көне гадәттә азотлы ашламалар кертәбез һәм чәчүлекләрне өстәмә тукландырабыз. Ашламалар буенча план үтәләчәк.
26 февральгә аларның 40 проценттан артыгы кайтарылды.
Район авыл хуҗалыгы идарәлегендә хәбәр итүләренчә, шулай ук «Нерал-Чишмә», «Агропромбизнес», «Нурис» җәмгыятьләре ашламаларны актив сатып ала. Гомумән алганда, 2021 елда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 1880 тонна минераль ашлама сатып алырга планлаштыра.
Читайте нас