Чишмэ
-4 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
13 февраль 2021, 14:54

Тракторлар яңартып корыла

«Башсельхозтехника» предприятиесенең авыл хуҗалыгы базарында эшли башлавына тиздән 60 ел була.

Әлеге вакытта «Башсельхозтехника» предприятиесенең Чишмә филиалы авыл хуҗалыгы техникасын – «Белорус», «Кировец», «ХТЗ» тракторларын, ашлык уру комбайннарын һәм чәчкечләрне капиталь ремонтлау һәм яңартып кору белән шөгыльләнә.
Производство цехларында слесарь-ремонтчылар кулы аша ел саен бөтен республика хуҗалыкларыннан китерелгән 300дән артык берәмлек техника һәм агрегатлар уза.
– Техника безгә менә шундый торышта килә. Дөресен әйткәндә, бу тракторны исәптән төшерсәң дә булыр иде. Әмма биредә аңа «диагноз» куелачак һәм ул өр-яңа кебек итеп яңартып корылачак, – диде предприятиенең баш инженеры Риф Байбурин «К-700А» тракторын күрсәтеп.
Яңартып кору нидән гыйбарәт? Тракторның двигателе, кабинасы һәм идарә итү системасы алыштырыла – заманча кондиционерлы, герметик кабиналар куела, нәтиҗәдә, механизаторның эш шартлары күпкә яхшыра. Кышкы вакытта җылыту приборлары, ә җәй көне кондиционерлар кулланыла, Петербург трактор заводында җитештерелгән куәтле, заманча, экономияле «К-744» трактор двигателе куела. Чөнки техниканың үз двигателе күптән тузган, заманча техника тарту көче буенча куәтлерәк булырга тиеш. Трактор белән идарә итү системасы да үзгәртеп корыла. Руль белән идарә итү җиңеләя. Предприятие тракторларны заманча таләпләргә яраклы итеп ремонтлый.
– Гадәттә бер техниканы ремонтлауга ике слесарь алына, ә Ильяс Рәҗәпов ялгыз эшләргә ярата. Ул үз эшенең остасы, кемгәдер бәйле булырга теләми. Әйткәндәй, Ильясның әтисе Земфир да биредә эшли, – дип сөйләде Риф Байбурин.
Җитештерүчәнлекне яхшыртып һәм чәчүлекләрнең үзкыйм-мәтен киметеп чәчкечләрне дә яңартып коралар. «СЗ-3,6»дан «СЗ-5,4» ясыйлар, ягъни чәчкечнең киңлеген бер ярым тапкырга арттыралар. Зур булмаган авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә «МТЗ» тракторлары белән чәчәләр һәм «СЗ-5,4» чәчкечен куллану уңайлырак, чөнки тракторга ике чәчкеч тагып йөрү авыр, ә берсен генә тагу – артык чыгымлы. Орлык салу өчен зуррак күләмле тартмалар да куела. Шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре заказы буенча үлән орлыгын чәчү өчен кулайлаштырылган чәчкечләр ясала.
Ремонтланган техникага алты айдан бер елга кадәр гарантия бирелә һәм хуҗалыклар белән гарантияле хезмәт күрсәтүгә килешү төзелә. Предприятиенең заманча коралландырылган сервис автомобильләре бар, алар авыл хуҗалыгы техникасын төзәтү яки техник хезмәтләндерү өчен барырга әзер. Соңгы елларда предприятиедә цехлар үзгәртеп корылуын да билгеләп үтик.
2020 елда бөтен республика буенча 50дән артык трактор, өч ашлык ургыч комбайн капиталь ремонтланган һәм үзгәртеп корылган. Агымдагы елда 27 трактор ремонтка китерелгән. Шулай ук ел саен авыл хуҗалыгы техникасы узеллары һәм агрегатлары ремонтлана. Урак чорында «Сельхозтехника» слесарьлары комбайнчы да булып эшли. Предприятиедә районның төрле авылларыннан килеп
62 кеше эшли. Эшчеләрне Чишмә – Үрге Тирмә һәм Чишмә – Чувалкип маршрутлары буенча ике автобус белән эшкә йөртү оештырылган.
Читайте нас