Чишмэ
+16 °С
Облачно
Икътисад һәм без
5 Февраля 2021, 14:45

Шикәр заводын яңартып кору дәвам итә

2021 ел Чишмә шикәр заводы тарихында юбилей елы – 1971 елның 21 гыйнварында предприятие татлы продукциянең тәүге партиясен җитештерә.

Шул вакыттан бирле 50 ел узды, бу дәвердә Чишмә шикәре безнең районның гына түгел, бөтен республиканың брендына әверелде. Шикәр заводында шулай ук коры һәм юеш чөгендер түбе, меласса җитештерелә.
Бүгенге көндә заводта якынча 575 кеше хезмәт куя. Күпләр биредә гаиләләре белән эшлиләр. Цехларның берсендә Данис Навожилов белән таныштым.
– Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалын тәмамладым, өченче ел инде беренче продукт җитештерүче аппаратчы булып эшлим, – диде ул.
– Данисның әтисе белән әнисе һәм картәнисе дә заводта эшли. Җиңел булмаса да, предприятие тәүлек әйләнәсенә дүрт смена эшләсә дә, бездә андый гаиләләр күп, – дип хәбәр итте биредә 1993 елдан бирле эшләүче техник директор урынбасары Рәфыйк Байбурин.
Башкортстандагы иң зур азык-төлек сәнәгате предприятиеләренең берсе булган завод быелгы сезонда 25 гыйнварга кадәр, 141 тәүлек эшләгән. Бер тәүлектә дүрт мең тонна шикәр чөгендере эшкәртелгән. Барлыгы 93 мең тонна шикәр комы җитештерелгән – завод тарихында бу кадәр продукция сирәк алына, ди предприятиенең генераль директоры Юрий Баримбойм.
– Быел шикәр комын, узган ел белән чагыштырганда, күбрәк алдык – үткән елда 89 мең тонна җитештергән идек, 10 февральгә кадәр эшлисебез бар бит әле. Сезон ахырына кадәр аны якынча 96 мең тоннага кадәр җиткерергә планлаштырабыз, – ди Юрий Геннадьевич. – Заводта 2017 елдан бирле реконструкция бара, эшнең бер өлеше башкарылды – бик күп станцияләр, җайланмалар алыштырылды. Быел да төзекләндерү буенча зур эш көтә, бу максатка миллиард сумнан артык акча үзләштерү планлаштырыла.
Үзгәртеп кору эшләре тәмамланганнан соң, якынча 2022 елда, шикәр чөгендерен эшкәртү буенча күрсәткечләр тәүлегенә алты мең тоннага кадәр артачак. Бу хакта республика журналистлары белән очрашуда БР Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов хәбәр итте. Республикадагы ике предприятие – Раевка һәм Чишмә заводлары алдында торган бурыч – ике-өч елда шикәр комы җитештерүне 300 мең тоннага кадәр җиткерү һәм аны экспортка чыгаруны арттыру.
Әлбәттә, моның өчен хәзерләү күләмен дә арттырырга кирәк.
Читайте нас