Чишмэ
+29 °С
Болытлы
Икътисад һәм без
1 февраль 2021, 11:21

Флекситанкларга салып – Кытайга

«Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыяте 18 гыйнварда көнбагышны тәмамлап рапс эшкәртә башлады.

Әлеге продукция элекке елларда биодизель ягулыгы җитештерү өчен Европа илләренә чыгарылды. Быел Чишмә мае белән Кытайда кызыксынганнар һәм җитештерелгән рапс маеның барлык күләме анда озатылачак.
– Рапс мае Кытайга тәү тапкыр җибәрелә. Кытайлылар безнең продукт турында белә, без аны Гуанчжоу шәһәрендә халыкара күргәзмәдә тәкъдим иттек (әлеге күргәзмәләр шулай ук Шанхайда һәм Пекинда да үтә). Көнбагыш мае белән Кытайны тәэмин итә идек инде. Бүгенге көндә 62 контейнер рапс мае җибәрдек. 4 февральгә кадәр җитештерелгән барлык продукцияне төяп озатырга планлаштырабыз, – диде «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятенең генераль директоры Айдар Якупов.
Чит илгә чыгарылучы май флекситанкларга салына, ул сыек йөк ташу өчен тәгаенләнгән катлы-катлы капчыксыман махсус контейнер. Һәр флекситанкка 21 тоннадан артык май сыя. Арытаба ул төрле йөкләр ташу өчен кулланылучы диңгез контейнеры эченә урнаштырыла, һәм чит илгә сыйфатлы килеш барып җитә.
– Контейнер төбенә катыргы салабыз, стеналарын изолон белән каплыйбыз, аннары ике кат полиэтилен җәябез, шуннан соң гына флекситанкны урнаштырабыз, – дип сөйләде завод хезмәткәре Салават Юнысов.
Шул рәвешле көн саен 10–12шәр контейнер әзерләнә. Рапс маен җитештергәндә барлык технологик процесслар үтәлә, шуңа күрә параметрлар иң катгый таләпләргә туры килә.
– Продукцияне завод хезмәткәрләре генә түгел, һәр машинага авырлык сертификаты бирүче халыкара компания вәкилләре дә үлчи. Майның сыйфаты да шул рәвешле тикшерелә. Арытаба аккредитацияләнгән халыкара лабораториядә үткәрелгән анализ нәтиҗәләре буенча майның һәр партиясенә сыйфат сертификаты бирелә, – дип аңлатты заводның баш технологы Наталья Максимова.
Флекситанктагы май машина белән Черниковка станциясенә китерелә, 27 гыйнварда биредән 62 контейнер төялгән тәүге вагоннар озатылды. Состав транзит белән Находка Восточная станциясенә кадәр барачак. Арытаба Чишмә мае диңгез юлы буенча Кытайның Тайчжой портына җибәрелә.
Анда барлыгы 2600 тонна рапс мае озатылачак. Предприятиедә хәбәр итүләренчә, рапс орлыгы Башкортстан авыл хуҗалыгы товар җитештерү-челәреннән җитәрлек күләмдә сатып алынган. Әлеге этапта биредә 6 мең тоннадан артык техник культура орлыгын эшкәртү планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, предприятиедә ул тәү тапкыр 2018 елда эшкәртелә башлаган иде. 2020 елда заводта 14,1 мең тонна рапс мае җитештерелгән.
Читайте нас