Чишмэ
-2 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
29 август 2020, 18:46

Енгалыш икмәгенең хуш исе

Мичтән генә чыккан хуш исле, кайнар икмәк белән сыйланырга яратмаган кеше бар микән? Енгалыш авылындагы «Гефэль» пекарнясында да яңа гына пешеп чыккан икмәк һәм башка кондитер ризыкларның хуш исе килә.

Киштәләрендәге барлык камыр ризыкларын алар үзләре пешерә. Ә «Гефэль»да ассортимент бай: 3 төрле икмәк, батоннар, 10 төр эчлек белән пироглар, пирожныйлар һәм башка бик күп төрле камыр ризыклары бар биредә.
– Әле пекарня булган урында элек кола ялан иде. Тумышым белән мин Чишмә районының Лентовка авылыннан, озак еллар Уфада яшәдем һәм пенсиягә кадәр хокук саклау органнарында эшләдем. Лаеклы ялга чыккач районга кайттым, йорт салдым һәм нәрсә белән булса да шөгыльләнергә кирәк бит, дип уйладым. Пекарняны ике ел ярым элек Енгалыш авыл Советы рәисе Виктор Ермолаев һәм Чишмә районы хакимияте булышлыгында төзедем, баш архитектор Илдус Зәйнуллин ярдәменнән башка да булмады. Безнең пекарня тәүлек буе эшли. Продукцияне, нигездә, Чишмә кибетләренә, район халкына, шулай ук Уфага җибәрәбез. Сүз уңаеннан, ярымфабрикатлар ясау белән дә шөгыльләнүебезне әйтеп үтим. Пилмәннәр, кәтлитләр һәм башка бик күп әйберләр җитештерәбез. Дөрес ясалган пилмәндә нәрсәләр булырга тиеш? Әлбәттә, камыр, ит, суган һәм тәмләткечләр. Без химия, буяулар һәм башка өстәмәләр кушмыйбыз. Барлык продукция дә намус белән, бары тик табигый продуктлардан гына эшләнә. Иң мөһиме күләм түгел, ә продукциянең сыйфаты, дип саныйбыз, – ди «Гефэль» җәмгыятенең генераль директоры Виктор Анисимов.
– Мәҗбүри сертификацияләү уздык, җитештерелүче продукциянең югары сыйфатлы булуын күрсәттек. Пекарня территориясендә дә, аның эчке ягындагы кебек, катгый чисталык һәм тәртип, барлык санитария-гигиена таләпләре үтәлә. Пандемия шартларында хезмәткәрләр өчен дә, сатып алучылар өчен дә битлек кию мәҗбүри.
Безгә Чишмә районыннан гына түгел, Уфадан да пироглар алырга килүчеләр бар. «Гефэль»да эшләүче хезмәткәрләрнең барысы да чишмәлеләр. Мәсәлән, Клара Шәнгәрәева эшкә Ар авылыннан, Алсу Сафиуллина Келәштән килеп йөри, ә Анна Меркулова белән Ольга Степанова Енгалышныкылар.
Виктор Николаевич ирешелгән нәтиҗәләрдә туктап калырга җыенмый. Пекарня территориясендә ул трактир да, парикмахерский да, җәй табигатьтә ял итү өчен урын да төзегән.
– Чишмәлеләр безгә килеп матур итеп ял итә алсын өчен тырышабыз. Балалары пекарняда туңдырма ашаган арада әниләре матурлык салонына керсен, ә ир-атлар трактирда ял итә һәм телевизор карый алсын өчен шартлар тудырдык. Без шулай ук яшьләр өчен җәй көннәрендә дискотекалар да оештырырга теләгән идек, әмма, кызганычка каршы, коронавирус таралу сәбәпле бу уйдан вакытлыча баш тартырга туры килде. Яшьләрнең кичләрен безнең пекарняга килеп, өстәл артында сөйләшеп, чәй эчеп яки туңдырма белән сыйланып утыруын күрү күңелле, – дип нәтиҗә ясады ул.
Читайте нас