Чишмэ
-1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
19 август 2020, 17:39

Чишмә тимер-бетон заводында яңа производство планлаштырыла

«Төзелеш материаллары комбинаты» җәмгыяте (Чишмә тимер-бетон заводы) 20 елдан артык республиканың төзелеш базарында тимер-бетон әйберләр җитештерүче зур предприятиеләрнең берсе булып тора.

Быел март аеннан башлап аның генераль директоры итеп Дмитрий Паламарчук билгеләнде.
– Төзелеш материаллары җитештерү тармагында ун елдан артык җитәкче вазифаларда эшлим. Башта «Башкирский кирпич» компанияләре төркемендә кирпеч җитештерү белән шөгыльләндем, арытаба Уфада «Промтехстрой» тимер-бетон заводында эшләдем. Соңрак миңа биредә эш тәкъдим иттеләр, гыйнвар аенда директор урынбасары вазифасында эшли башладым, – дип хәбәр итте Дмитрий Михайлович.
«Завод тере организм кебек, кешеләр үз эшләренә шулкадәр җаваплы карыйлар, заводның эшчәнлеге өчен борчылалар. Коллективта эш җайга салынган, һәм шунысы да сөендерә – җитәкче буларак, хезмәткәрләр белән уртак тел табам. Биредә поселоктан да һәм якын-тирә авыллардан килеп эшләүчеләр дә бар, штатта йөзгә якын хезмәткәр», – дип билгеләп үтте генераль директор.
Предприятиенең, ил буенча башка шундый заводлар кебек, катлаулы чор кичерүе сер түгел. Коронавирус пандемиясе дә үз өлешен керткән, шул сәбәпле төзелеш күләмнәре, шуңа бәйле рәвештә төзелеш материалларына заказлар да кимегән.
– Үзизоляция чорында завод бераз вакыт эшләми торды, безгә Төзелеш буенча БР дәүләт комитеты да, район хакимияте дә булышлык күрсәтте. Шуның ярдәмендә бу чорны югалтуларсыз кичердек дияргә була, моннан тыш, ике сменада эшләүгә күчтек, – диде Дмитрий Михайлович.
Тагын бер яңалык бар, социаль челтәрләрдә, «Авито» кебек белдерүләр сервисында актив рәвештә үзебезнең продукцияне рекламалауга керештек.
Чишмә тимер-бетон заводы төзелеш өчен, субайдан башлап, түшәм плитәләренә кадәр, зур ассортиментта продукция тәкъдим итә. Завод шәхси заказлар буенча әйберләр җитештерүче аз санлы предприятиеләрнең берсе. Биредә юллар төзелеше өчен материаллар күпләп җитештерелә.
– Планнарда – җитештерү күләмнәрен, үткән ел белән чагыштырганда, 20–30%ка кадәр арттыру һәм елына 180–200 млн сумлык табыш алу. Әлеге вакытта аена якынча 2000 кубик метр, ягъни бер елга 24–25 мең кубик метр әйбер җитештерелә. Уфа, Дәүләкән, Туймазы, Бөре, Октябрьский һәм башка шәһәрләрдә мәктәпләр, балалар бакчалары һәм социаль учреждениеләр салу өчен бик күп төзелеш материаллары озатабыз, – дип сөйләде Дмитрий Паламарчук.
Ул заводтагы проблемаларны да, җитештерү фондының якынча 50%ка тузуын, җиһазларны яңарту өстендә эш алып барылуын, төзелеш формалары сатып алынуын, компрессорлар һәм краннарны алыштыру таләп ителүен билгеләп үтте. Җитәкче яңа производство оештыру турында да сөйләде, ул юл төзелешендә ихтыяҗ белән таләп ителәчәк.
Ә бу вакытта цехларда эш кайнады, биредә һәркем үз эшен белеп, намус белән башкара. Алар арасында формага салучылар Лена Касьянова, Илнур Бикбулатов, Наил Караголов, Гөлнара Караголова һәм техник контроль бүлеге контролеры Данис Мөхәммәтҗанов та бар. Заводта 40 ел эшләүче техник бүлек начальнигы Азат Исәнгужин башкарылган эшләрнең сыйфатын һәм эш тәртибен күзәтә.
Читайте нас