Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
8 август 2020, 14:14

Җитештерелгән продукция чит илдә дә билгеле булыр

16 августта Чишмәнең «Сладости для радости» кондитер фабрикасы ачылуга ун ел була.

Ә сез кондитер фабрикасы коридорларында нинди тәмле исләр булуын беләсезме? Монда яңа гына пешкән камыр ризыклары, ванилин һәм тәм-том исе килә. Биредә шулай ук бик чиста һәм матур да.
– Штатта 70 хезмәткәр бар, барысы да – чишмәлеләр, безнең предприятие ике сменада эшли, барлыгы дүрт бригада бар – икесе катлы камыр белән эшли, ә икесе солы печеньесе һәм прәннек пешерә. Коронавируска каршы кисәтү чараларының барысын да тиешенчә үтибез: битлек киябез, даими дезинфекция үткәрелә, – дип сөйләде «Сладости для радости» директоры Гөлнара Равилова.
Әйткәндәй, фабрикага нигез салуда аның өлеше зур һәм ул билгеле һәм танылган бренд булдыруның җиңел түгеллеген ишетеп кенә белми.
«Эшли башлаганда иске генә бер бина бар иде, ә 2016 елда үзгәртеп корганнан соң, ике катлы яңа бина төзедек, аның мәйданы өч тапкырга артты, яңа заманча техника алдык. Боларның барысы да 200 миллион сумга төште», – дип сөйләде Гөлнара Зилүр кызы.
Предприятие бер урында гына тормый, актив үсеш ала, ассортименты киңәйтелә, хәзер бу билгеле солы печеньесе һәм прәннек кенә түгел, ә төрле камыр ризыклары һәм күп төрле печеньеләр. Киләчәктә пирожныйлар, рулетлар, «Наполеон» тортлары җитештерү планлаштырыла.
Чимал белән тәэмин итүчеләр арасында чишмәлеләр дә, мәсәлән, «Закрома» сәүдә комплексы, «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыяте бар.
Предприятие кондитер ризыкларны Кытайга да озата, февраль аенда солы печеньесенең беренче партиясе Америкага җибәрелгән, анда аны бик яратып кабул иткәннәр. Продукция «Пятерочка», «Магнит», «Метро» кебек халыкара кибетләр челтәренә дә озатыла. Фабрика күп еллар «Дворик» һәм «Бәйрәм» кибетләре белән эшли. Биредә җитештерү өзлексез бара. Күп оешмалар үзизоляциягә киткәндә дә фабрика эшләгән, чөнки Чишмәнең туклану комбинаты тәүге тапкыр мәктәпләр өчен прәннек һәм печеньега заявка бирү сәбәпле, заказны үтәргә туры килгән.
– Безнең фабрика 2015 елда, Уфада үзебезнең «Вектор» сәүдә йорты ачылгач, яңа дәрәҗәгә чыкты һәм без күргәзмәләргә йөреп үз продукциябезне тәкъдим итә башладык. Берничә тапкыр Мәскәүдә «ПродЭкспо» Халыкара күргәзмәдә булдык, 2017 елда Кытайда, шулай ук Санкт-Петербургта һәм Екатеринбургта үткән күргәзмәләрдә катнаштык. Безнең продукциянең өстенлеге технология стандартларына таянып эшләвебездә, дип саныйм, бездә барлык яраклылык сертификатлары бар, даими рәвештә бәйсез аудитлар үткәрелә, – дип ассызыклады предприятие директоры.
Әйткәндәй, «Сладости для радости» Чишмә районындагы көзге ярминкәләрдә дә даими катнаша, ә 2019 елда «Терра Башкирия» ат-спорт турниры вакытында күргәзмәдә катнашкан.
Фабрика җитәкчелегенең планнары зур, бу тоннель мичләр төзү генә түгел, ә Рәсәй һәм Европа базарларына чыгу да.
Читайте нас