Исегезгә төшерәбез, «Чишмә май экстракцияләү заводы» – республикада үз продукциясен Кытайга озатуга рөхсәт алган ике заводның берсе. Ул анда көнбагыш мае, шулай ук рапс һәм көнбагыш түбе җибәрәчәк. «Чишмә май экстракцияләү заводы» – республикада рапс эшкәртүче бердәнбер завод. 2019 елда предприятие экспорт килешүләре буенча якынча 17 млн долларлык продукция саткан.
Район гәзите хәбәрчесе әлеге вакытта заводта нинди эшләр башкарылуы, киләчәккә планнары турында белергә булды. Заводка кергәндә үк санитар-эпидемиологик нормаларның җитди үтәлүе ачыкланды. Каравылчы битлек һәм перчаткалар булуын тикшергәч: «Әйдәгез, кулларыгызны йогышсызландырыйк һәм температурагызны үлчик», – дип тәкъдим итте.
– Әлеге вакытта май цехында көн саен 850 тоннага кадәр көнбагыш эшкәртелә, рафинадлау цехында якынча 290 тонна май чистартыла. Майны автомобиль һәм тимер юл транспорты белән озатабыз, – дип сөйләде заводның генераль директоры Айдар Якупов. – 15 июньнән цехларны унике көнгә ремонтка туктатырга планлаштырдык, шул вакытта экстракция цехы үзгәртеп корылачак.
Завод территориясендә яңа гына җитештерелгән көнбагыш маеның ымсындыргыч хуш исе таралган. Зур йөк машиналары кереп чимал бушата, башкаларына Алабуга шәһәрендә майонез ясау һәм Копейск шәһәренә илтеп шешәләргә салу өчен май тутырыла. Тиздән ул завод территориясендә шешәләргә салына башлаячак, әлеге вакытта көнбагыш маен саклау өчен һәркайсы 2000 кубик метрлы ике сыешлык кую өчен урын әзерләнә.
– Бу цехны дүрт гектар мәйданда төзү планлаштырылды. Аның максималь җитештерүчәнлеге – тәүлегенә 600 тонна. Май төрле зурлыктагы – 0,87; 1; 1,7; 3 һәм 5 литрлы шешәләргә салыначак, – дип хәбәр итте заводның техник директоры Сергей Варламов.
Продукцияне шешәләргә салу цехын төзү майлы төшләр эшкәртүнең бөтен циклын «Чишмә май экстракцияләү заводы»нда башкарырга мөмкинлек бирә. Шул рәвешле безнең республикада үсемлек майларын фасовкалау буенча үз цехыбыз булачак.
– Агымдагы елның көзендә предприятиедә тагын бер майлы культура – җитен эшкәртә башларга ниятлибез. Шуңа бәйле майлар ассортименты артачак, җитеннән техник май да җитештереләчәк. Шулай ук базарда яңа продукт – гранулалы җитен түбе барлыкка киләчәк, ул катнаш азык өчен югары сыйфатлы компонент булып тора, – дип билгеләде Айдар Вәгыйз улы.
Шөнгәккүл элеватор комплексында зур күләмле үзгәртеп коруның чираттагы этабы бара. Мәсәлән, 2019 елда планлаштырылган 13 силосның (май салу өчен сыешлыкның) тугызы төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Әлеге вакытта машина бушаткычны көйләү эшләре бара. 2019–2020 елларда яңартып кору эшләренә якынча 420 млн сум акча тотылган. Үзгәртеп коруны 2021 елда тә-мамларга ниятлиләр, ул вакытта тагын дүрт силос һәм исәп буенча дүртенче заманча киптерү җайланмасы төзеләчәк. Өстәмә рәвештә якынча 320 млн сум акча тотылачак.