Чишмэ
0 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
6 июнь 2020, 16:35
Яңа сортлар белән сыйланырбыз!
«Чишмә җиләк-җимеш питомнигы» авыл хуҗалыгы предприятиесе» җәмгыятендә бакча җиләге утырту тәмамланды.
5,6 гектардан артык мәйданда бакча җиләгенең Италиядән сатып алынган «румба», «джулия», «флоренция» һәм «элеганс» элита сортлары утыртылды.
– Җиләкне махсус түтәл ясау җайланмасы ярдәмендә утырттык, аны Самарадан арендага алып тордык. Җиргә чит-читләре туфрак белән капланган пленка сузыла һәм тамчылап су сибү өчен йомшак полиэтилен торбалар салына. Бертигез ераклыктагы шиплы барабан ярдәмендә пленкада чокырлар ясала. Аларның һәркайсына җиләк үсентеләре утыртыла. Мондый алым нәтиҗәле ысул, ул бакча җиләген минераль ашламалар белән вакытында тукландырырга мөмкинлек бирә, чөнки түтәл ясаганда, тамчылап су сибү өчен торбалар пленка астында кала. Утыртып бер-ике көн үтүгә аларга тамчылап су сибәргә кирәк булачак, – дип аңлатты Чишмә җиләк-җимеш питомнигы җитәкчесе Рамил Галиуллин.
Аның сүзләренә караганда, бакча җиләгенең әлеге элита сортлары бер гектардан 15 тоннага кадәр мул уңыш бирә. Җиләкләргә яңа туфракта тамыр алып үсеп китү мөһим, шуңа күрә барлык чәчәкләре өзеп алыначак. Бу тамыр системасын ныгытырга, шулай ук кышка әзерләргә мөмкинлек бирәчәк.
– Җиләк-җимеш питомнигының территориясе саклана, яңа сак системасы, видеодат-чиклар урнаштырылды, – диде Рамил Марс улы.
Әлеге вакытта питомникта бакча җиләген карау эшләре бара.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"