Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
15 Май 2020, 16:38

Азамат Әсәдуллин: Арытаба планда – чәчүлекләрне карау һәм химик утау

Чишмә районы басуларында язгы кыр эшләре дәвам итә.

Ә менә «А. Ә. Әсәдуллин» крестьян-фермер хуҗалыгында язгы чәчү эшләрен 27 апрельдә үк башлаганнар.
– Әлеге вакытта язгы кыр эшләре төгәлләнде, арытаба планда – чәчүлекләрне карау һәм химик утау, – ди хуҗалык башлыгы Азамат Әсәдуллин.
Крестьян-фермер хуҗалык Сафар авыл Советы биләмәсендә урнашкан. Быел авыл хуҗалыгы культуралары 320 гектар мәйданда чәчелгән, шуның 60 гектарында – «эйфория КВС» сортлы шикәр чөгендере, 80 гектарында – «пионер» сортлы көнбагыш, 70 гектарында – уҗым культуралары, 60 гектарда – «Т-12» сортлы арпа һәм 50 гектарда – «омский 36» сортлы йомшак сабан бодае.
Азамат Әлфәт улы Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлаган, ул – икенче буын фермер.
– Безнең фермер хуҗалык 1992 елда оештырылды, ул вакытта «Альфа» КФХ дип атала иде. 2000 елга кадәр хуҗалык белән әтием Әлфәт Әсәдуллин җитәкчелек итте, соңрак идарә дилбегәсе минем кулга күчте. Әти пенсиядә, олы яшьтә булса да хуҗалыкта эшләр баруын карарга килә, – дип сөйли фермер.
Аның сүзләренә караганда, хуҗалыкта ике кеше хезмәт куя, ә кыр эшләре башлангач ул мизгелле эшчеләр яллый. Коронавирус йоктыруны кисәтү максатында, барлык хезмәткәрләр дә мәҗбүри тәртиптә саклагыч битлек кия, кулларын йогышсызландыру чаралары белән эшкәртә. Алар өчен көнгә ике тапкыр кайнар ризык (төшке һәм кичке аш) оештырылган.
– Хуҗалыкта кулланган техникаларның барысы да яңа диярлек, шуңа күрә, язгы кыр эшләре башлангач, проблемалар булмады. Ике «МТЗ-1221» һәм ике «МТЗ-82» тракторы, моннан тыш, комбайн һәм «КамАЗ» бар. Аларның барысы да техник тикшерү узды. Бездә, күбесенчә, өлкән буын кешеләре эшли. Сүз уңаеннан әйтеп китим, хезмәткәрләребезнең берсе, Фларит Бикбулатов, биредә 1998 елдан бирле эшли. Ул Сафар авылында яши, бездә механизатор һәм машина йөртүче булып эшли, быел шикәр чөгендере һәм көнбагыш чәчүдә катнашты. Язгы кыр эшләре барышында басуларга 70 тонна ашлама кертелде, шуның 40 тоннасы катлаулы ашлама. NPK 15: 15: 15 һәм 30 тонна аммиак селитрасы ашламасы кулланылды, – диде Азамат Әсәдуллин.
Читайте нас: