Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
25 март 2020, 12:25

Торак белән тәэмин ителеш яхшыра

Чишмә районы хакимиятенең торак бүлеге белгече Алсу Пугасей Башкортстанда, шул исәптән район территориясендә гамәлдә булган теге яки бу торак программасына эләгергә омтылучы чишмәлеләргә консультация бирә.

– Нинди дә булса торак программасында катнашу өчен билгеле шартларга туры килергә кирәк. Мәсәлән, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык, авыл җирендә эшләү һәм башкалар документлар белән расланырга тиеш. Өстәвенә, мондый программалар буенча чиратта торучылар күп. Бу сорау белән кызыксынучыларның нинди дә булса шарты үтәлмәсә, яки аны көтү вакыты канәгатьләндермәсә, без банкка мөрәҗәгать итәргә һәм «Авыл ипотекасы» программасын карарга киңәш итәбез, чөнки анда таләпләр азрак, – дип сөйләде ул.
«Россельхозбанк»ның Чишмә филиалы директоры Альбина Ганиева авыл ипотекасы турында җентекләбрәк сөйләде: «Авыл ипотекасы халыкка еллыкның 2,7%ы (гомерне һәм сәламәтлекне иминиятләштермәгәндә еллыкның 3%ы) белән бирелә, дәүләт калган 6%ны банкка кире кайтара. Әлеге программа буенча быелның 6 мартыннан эшли башладык. Бүгенге көндә Чишмә районында 55 гариза хупланды, 20ләп гариза тикшерү стадиясендә. Бу мондый программаның халык өчен кирәклеге турында сөйли».
Авыл ипотекасын рәсмиләштергәндә яшәү урыны буенча чикләүләр юк, мондый хокуктан авыл кешесе генә түгел, ә Рәсәй Федерациясенең һәр гражданины файдалана ала. Кредит 21–75 яшьлек гражданнарга бирелә. Моның өчен керемне һәм эш белән мәшгульлекне раслаучы документлар җыярга кирәк.
– Төп һәм бердәнбер җитди шарт – кредитның максатка ярашлы билгеләнүе. Аны авыл җирендә әзер торак (шәхси йорт яки күп фатирлы йортта фатир), җир участогы сатып алуга һәм анда подряд килешүе буенча йорт төзүгә, милектәге җир участогында подряд килешүе буенча йорт төзүгә тотарга мөмкин, – дип дәвам итте Альбина Рамил кызы.
Беренче взнос сатып алына торган торак бәясенең кимендә 10%ын тәшкил итә. Кеше бу программада үз гомерендә бер генә тапкыр катнаша ала.
– «Авыл ипотекасы» программасы буенча еллыкның 0,1%лы шау-шу тудырган ставкасы киләсе елдан эшли башлаячак, чөнки 2020 елга республика бюджеты бүленгән инде. Ягъни кредит алган һәм авыл хуҗалыгында эшләүче кешеләргә кредит ставкасы өстәмә рәвештә субсидияләнәчәк (кире кайтарылачак). Хәзерге вакытта Башкортстанда 2,5 млрд сумнан артык суммага 1100ләп гариза кабул ителгән, – дип нәтиҗә ясады ул.
Әлеге вакытта «Россельхозбанк» кына шул программа буенча эшли, башка банклар бу эшкә соңрак кушылачак.
Читайте нас: