Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
12 февраль 2020, 14:25

2019 ел завод тарихында калачак

2020 елның 5 феврале иртәсендә «Чишмә шикәр заводы» җәмгыятенең генераль директоры Юрий Баримбойм рәсми рәвештә 2019 елгы шикәр чөгендерен эшкәртү мизгеле ябылу турында игълан итте.

– Завод эшләвен һәм соңгы тонна шикәр җитештерүен дәвам итә, чөнки эш процессының үзенчәлеге шундый, чимал килгәнче һәм продукция чыгарганчы билгеле бер вакыт, бу очракта якынча бер тәүлек уза, – диде ул.
Завод үз чөгендере белән 85 процент тәэмин ителгән, тамыразыклар «Башкир-агроинвест» җәмгыяте басуларында үстереп алынган.
Әйтергә кирәк, 2019 елгы шикәр чөгендере уңышын эшкәртү мизгеле завод тарихында иң озыны булды. Ул быел 630 мең тонна шикәр чөгендере кабул итте һәм югалтуларны исәпкә алып, 613 мең тонна чимал эшкәртте, 89 мең тонна шикәр комы җитештерде. Эшкәртү мизгеле 165 тәүлек дәвам итте.
– Куелган максатларны арттырып үтәдек, 580 мең тонна чимал кабул итәргә, 72 мең тонна шикәр җитештерергә планлаштырдык. Әмма Рәсәй базарында соңгы 3–4 айда шикәр бәясе төште һәм без аны эшкәртүгә киткән чыгымнардан кимрәк хакка сатарга мәҗбүр, – дип билгеләп үтте Юрий Геннадьевич.
Экспортка килгәндә, Чишмә шикәр заводы Балтыйк буе илләренә дүрт мең тоннадан артык грануллаштырылган чөгендер түбе (жом), якынча мең ярым тонна меласса (шикәр патокасы) һәм БДБ илләренә (Үзбәкстан, Казахстан, Таҗикстанга) 40 мең тоннага якын шикәр комы озатты.
2020 ел мизгелен тулы әзерлектә каршы алу өчен заводта ай ярым үткәч тә җиһазларны ремонтлый башларга планлаштыралар. Шикәр заводы территориясен яңарту дәвам итә: 50 ел элек куелган чөгендер түбе (жом) киптерү җайланмалары урынына 300 тонна сыешлы, тутыкмый торган корычтан ясалган яңа заманча җиһазлар куелачак.
Читайте нас: