Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
8 февраль 2020, 12:40

Үз цехың – сыйфат гарантиясе

«Туклану үзәге» җәмгыяте, «иң яхшысы – үз кулларың белән үстерелгән һәм эшләнгән» дигән фикердә торып, үзләренең җитештерү мәйданчыгында югары әзерлек дәрәҗәсендәге ярымфабрикатлар җитештерү цехы ачты.

– Цех яңа елдан соң эшли башлады. Бу ярымфабрикатлар балалар бакчасында һәм мәктәптә туклану өчен тәгаенләнгән. Без бу цехны продукциянең сыйфатын гарантияләү һәм аның нәрсәдән ясалганын белү өчен эшләтеп җибәрдек. Ярымфабрикатларның ассортименты төрле: ит (сыер итеннән) – котлетлар, биткалар, «ялкау» голубцы, тефтельләр, шулай ук тавык итеннән ярымфабрикатлар, – дип сөйләде җәмгыятьнең башкарма директоры Энҗе Әхмәдуллина.
Туклану үзәге хезмәтләндергән күп кенә азык-төлек блокларының чимал белән эшләү өчен яраклаштырылмавы сәбәпле, әлеге цехка ихтыяҗ туган. Алар, Рәсәй кулланучылар күзәтчелеге күрсәтмәсе буенча, ярымфабрикатлар белән эшләргә тиеш. Цехта барлык продукция технологик карталар буенча җитештерелә һәм технологлар тарафыннан контрольдә тотыла. Форма биргәннән соң ярымфабрикатлар туңдырыла.
– Без әлеге товар белән тәэмин итүчеләрнең симертү мәйданчыкларын, сугым цехларын һәм ит бүлү урыннарын үзебез барып карадык. Безнең оешма «Меркурий» системасына кертелгән, бу безгә ит китерү юлларын күзәтеп торырга мөмкинлек бирә, – диде Энҗе Ревил кызы.
Ул билгеләп үткәнчә, киләчәктә алар үз брендларын булдырып, продукцияне район кибетләрендә сатарга, үзләренең сәүдә лавкасын ачарга планлаштыралар. Тиздән яшелчәләрне чистарту цехы да ачыла, анда алар вакуум ясау ысулы белән төреләчәк һәм балалар бакчаларына, мәктәп учреждениеләренә җибәреләчәк.
Читайте нас: