Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
1 февраль 2020, 17:51

Илдар Әсәдуллин: Артта калмас өчен, алдан барырга кирәк

Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү – җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе.

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров «сентябрь» указында мөһим бурычлар куйды, шуларның берсе:
2024 елга кече эшмәкәрлек субъектлары санын 170 мең берәмлеккә җиткерү, ягъни аларның санын 44 мең эшкуарга арттыру. Муниципалитетларда эшлекле һәм уңай инвестицион климат булдыру өчен бизнес-шерифлар җавап бирәчәк. Бу хакта тулырак мәгълүмат алу өчен без район Хакимияте башлыгының эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча урынбасары Илдар Әсәдуллин белән сөйләштек.
– Илдар Фәүзи улы, бизнес-шериф төшенчәсенә нәрсә керә? Аның бурычлары нинди?
– 2019 елның 1 ноябреннән һәр муниципалитетта хакимият башлыкларының эшкуарлыкны үстерү һәм инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләре буенча урынбасарлары эшли башлады. Эшнең асылы, нигездә, элеккечә калды. Мин һәм районнардагы хезмәттәшләрем элек тә уңай инвестицион климат булдыру һәм эшкуарлыкны үстерү, инвесторларны җәлеп итү буенча эш алып бардылар. Әлеге вакытта Чишмә районы республиканың 63 муниципаль берәмлеге арасында, шул исәптән шәһәрләрне дә кертеп, эшмәкәрләр саны буенча 14нче урында тора. Чишмә районы территориясендә рәсми рәвештә 1282 эшкуар теркәлгән. Безнең районда эшмәкәрлек структурасы киң һәм барлык эшчәнлек төрләрен диярлек колачлый. Сүз дә юк, күбесе сәүдә һәм халыкка төрле хезмәтләр күрсәтү белән шөгыльләнә, әмма районда эшкәртү производствосы һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең киң даирәсе бар, алар районда гына түгел, республикада да билгеле. Без барыбыз бергә уңайлы инвестицион климат булдыруга һәм эшкуарлыкны үстерүгә юнәлтелгән эшчәнлекне дәвам итәчәкбез.
– Яңа төбәк башлыгы килгәч бик күп тематик сәгатьләр, шул исәптән «Эшкуарлык сәгатьләре» үткәрелә башлады. Бизнес вәкилләре өчен аның файдасы нидә?
– Эшкуарлык сәгатьләренең темасы кызыклы, чөнки аңа бизнес һәм хакимиятне якынайту идеясе салынган. Без уртак карарлар кабул итәргә, эшкуар өчен дә, тулаем район өчен дә үсеш перспективаларын күрергә өйрәнәбез. Сүз уңаенда, һәр пәнҗешәмбе көнне хакимиятнең кече залында «Эшкуарлык сәгатьләре» уза. Без «түгәрәк өстәл» артына җыелабыз, анда эшкуарлар, төрле хезмәтләр җитәкчеләре һәм белгечләре, ресурслар белән тәэмин итүче предприятиеләр, банклар вәкилләре һ. б. катнаша.
Эшкуарлык сәгате район хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов җитәкчелегендә үтә. Ул һәр мөрәҗәгатьнең асылына төшенә һәм фикер алышу нәтиҗәләре буенча срокларны һәм алга таба контрольне билгеләп анык йөкләмәләр бирә.
Узган елда без 24 эшкуарлык сәгате уздырдык, анда гамәлдәге малтабарларның һәм үз эшләрен ачарга теләгән гражданнарның 46 мөрәҗәгатен карадык. Мөрәҗәгатьләрнең төп өлеше – милек (җир участоклары, буш биналар) бирүне һәм старт-апта финанс ярдәм сорау. Һәр мөрәҗәгать бездән җентекле эш таләп итә. Җир турындагы законнар җир бүлеп бирү тәртибен һәм срокларын катгый регламентлый. Бизнесны үстерүгә субсидияләр рәвешендәге финанс ярдәм бәйге нигезендә бирелә, һәм эшкуар яңа эш урыннары булдыру өчен билгеләнгән критерийларга туры килергә тиеш. Кызганычка каршы, барлык мөрәҗәгать итүчеләргә дә шунда ук ярдәм күрсәтеп булмый. Теләсә кайсы очракта, һәркем методик ярдәм, файдалы мәгълүмат һәм үз эшен үстерү өчен идеяләр ала. Интернет аша сайтта гариза бирергә мөмкин: https://investrb.ru/ru/ («Подать заявку»). Өстәмә мәгълүматны 8 (34797) 2-07-23 телефоны аша алырга була.
– Илдар Фәүзи улы! Эшкуар нинди проблемалар белән очраша? Ни өчен аларның бер өлеше «күләгәгә» китәргә омтыла?
– Соңгы елларда ил икътисады цифрлы икътисадка үзгәрү сәбәпле, эшкуарлар өчен мәгълүматны серверларга тапшыра торган контроль-касса аппаратларын куллану мәҗбүри, товарларга маркировка ясала, «Меркурий» системасы кертелде һ. б. Әлеге яңалыклар эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләргә кыенлык тудыра, чыгымнарны арттыра.
Күп санлы кибет челтәрләре барлыкка килү сәбәпле, вак-төяк товар җитештерүчеләргә үз продукцияләрен сату кыенлашты, зур булмаган кибетләр алар белән көндәшлек итә алмый. Хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә «күләгәдә» калган эшкуарлык – косметика һәм косметология хезмәтләре, кием тегү, автомобиль ремонтлау, һәм шулар кебек өй шартларында күрсәтелүче башка хезмәтләр киң таралган һәм легаль бизнеска көчле көндәшлек тудыра. Легаль эшкуар күрсәткән хезмәтләр яки товар бәясенә бинаны арендалау, салымнар, эшчеләргә түләнүче хезмәт хакы да кертелгән, шуңа күрә билгеле бер хезмәт төренә һәм товарга бәя дә югарырак. Аңлашыла ки, сатып алучы хезмәтләрне бәясенә карап, арзанрагын сайлый. Әмма шул ук вакытта ул хезмәтнең һәм товарның сыйфатына һәм куркынычсызлыгына да ышанган булырга тиеш.
– Базарда көндәшлеккә сәләтле булу өчен кече бизнеска нәрсә эшләргә кирәк?
– Артта калмас өчен алдан барырга кирәк, дип юкка гына әйтмиләр бит. Эре предприятие булсынмы ул, яки кече предприятиеме, үсәргә һәм яңарырга, яңа сату базарларын эзләргә, продукциянең сыйфатын камилләштерергә кирәк, дип саныйм. Эшкуарга законда, шулай ук икътисадта булган үзгәрешләр турында хәбәрдар булырга кирәк. Әлеге вакытта республикада үз бизнесын үстерергә теләүчеләр өчен бик күп форумнар, семинарлар, «түгәрәк өстәл»ләр уздырыла. Мондый семинарларны бездә дә оештыру мөмкинлеге бар. Декабрь ахырында Чишмә поселогында коворкинг үзәк ачылды. Ул безнең эшкуарларны җәлеп итү урыны булыр дип өметләнәбез. Биредә интерактив такта куелган уку залында осталык класслары үткәрү, киңәшмәләр залында зур аудитория җыю мөмкинлеге бар. Коворкинг үзәктә компьютерлар белән эш урыннары булдырылган, анда фрилансерлар, эш башлаучы малтабарлар, үз эшләре белән мәшгуль булган халык эшли ала. Коворкингта эшлекле очрашулар үткәрергә, бизнес-проектлар эшләргә һәм тормышка ашырырга мөмкин. «Чишмә» коворкинг үзәге түбәндәге адрес буенча урнашкан: Чишмә пос., Киров урамы, 56. Бәйләнеш өчен телефон – 8-937-311-7809. Эш режимы: дүшәмбе – җомга 8.00–22.00, шимбә 9.00–17.00 сәгатькә кадәр.
Форсаттан файдаланып, социаль проектларда намуслы эшләүче, чишмәлеләр өчен эш урыннары булдыручы район эшкуарларына рәхмәтемне белдерәм. Аларга ныклы сәламәтлек, тотрыклы керем, кызыклы бизнес-идеяләрнең тормышка ашуын телим!
Тәкъдимнәрегез булса, электрон почта аша бизнес-шерифка мөрәҗәгать итәргә мөмкин: e-mail: [email protected].
Читайте нас: