Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
28 гыйнвар 2020, 17:15

Чишмә җиләк-җимеш питомнигы: алда зур эш көтә

Узган елда 70 еллыгын билгеләп үткән Чишмә җиләк-җимеш питомнигы бөтен республикага билгеле.

Әмма соңгы елларда ул ташландык хәлгә килде.
2019 елда ул «Чишмә җиләк-җимеш питомнигы» авыл хуҗалыгы предприятиесе җәмгыятенә шефлыкка алынды.
– Үзебездә питомник булдыру һәм балалар бакчаларында, мәктәпләрдә туклануны оештыру өчен җиләк-җимеш һәм яшелчә үстерү идеясе күптән бар иде, әмма барысы да финанслау мәсьәләсенә бәйле булды. Безнең эш азык-төлек белән бәйле һәм еш кына сыйфатсыз продукция белән тәэмин итүчеләр белән очрашырга туры килә. Хәзер исә, үз продукциябезне файдаланып, аны курыкмыйча балалар өчен ризык әзерләгәндә куллана алабыз, – дип сөйләде җәмгыятьнең башкарма директоры Энҗе Әхмәдуллина.
Аның сүзләренә караганда, питомник әле юл башында гына һәм алда зур эшләр көтә. Узган елның көзендә районлаштырылган 20 мең үсенте утыртылган алмагач бакчасына нигез салынган, агачлар заявка буенча Сызрань питомнигында үстерелгән. Питомникның калган территориясенә чүп үләннәреннән һәм яшь чаган үсентеләрен-нән арындыру өчен көздән уҗымнар чәчелгән. Былтыр үстерелгән чөгендер, кишер, бәрәңге, карабодай, борчак, карлыган, миләш уңышын, үз ихтыяҗлары өчен генә файдаланмыйча, туклануны оештыручы башка предприятиеләргә дә сатканнар. 2020 елда алмагач, кара карлыган куакларын утырту дәвам ителәчәк, җиләк басулары яңартылачак, сату өчен декоратив агачлар һәм чәчәкләр үстерү планлаштырыла.
– Питомник мәйданы якынча 750 гектар, үткән мизгелдә бездә 80 эшче эшләде. Киләчәктә питомник ел әйләнәсенә эшләсен һәм хезмәткәрләр һәрвакыт мәшгуль булсын өчен эшне җайга салырга телибез. Шулай ук теплица хуҗалыгын да эшләтеп җибәрергә планлаштырабыз. Эш өчен кирәкле барлык техника бар. Авыл хуҗалыгы тармагы буенча яшь белгечләрне эшкә чакырабыз, – дип хәбәр итте Энҗе Ревил кызы.
Читайте нас: