Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
15 гыйнвар 2020, 17:24

Чишмә МЭЗ: Европага һәм Азиягә экспорт

Билгеле булуынча, «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыяте көнбагыш эшкәртү һәм май җитештерү буенча зур сәнәгать предприятиеләренең берсе булып тора.

2018–2019 елларда предприятие үзендә җитештерелгән продукция белән якын чит илләрне – Таҗикстан, Литва, Латвия, Белоруссия һәм Украинаны тәэмин итте. 2018 елда чит илгә якынча 447 миллион сумлык продукция озатылды. Узган еллар белән чагыштырганда, 2018 елда экспортка чыгарылган продукция исемлеге арттырылды – заводтан чит илгә көнбагыш һәм рапс мае, түп, грануллаштырылган көнбагыш кабыгы, соапсток (май җитештергәннән соң артып калган матдә) озатылды.
– 2019 елның 12 декабрендә Башкортстанның Тышкы икътисади бәйләнешләр буенча дәүләт комитетында безнең предприятиегә чит илгә товар җибәрүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидия бирү турындагы килешүгә кул куелды. Субсидия күләме 3,4 млн сум тәшкил итәчәк, – диде «Чишмә май экстракцияләү заводы» генераль директоры Айдар Якупов.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстан экспортерларына транспорт чыгымнарын субсидияләү программасы «Халыкара кооперация һәм экспорт» дәүләт проекты чикләрендә тормышка ашырыла.
«Чишмә МЭЗ» җәмгыятеннән тыш, 2019 елның июненнән декабренә кадәр «Эксперимент», «РусАгро», «АгроЭкспорт», «Дуслык» һәм «Дары Башкирии» җәмгыятьләре җәмгысы 6,4 млн сумлык субсидия алды.
Читайте нас: