Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
17 декабрь 2019, 14:30

...Саф һавада йөртү файдалы

Маллар кышлату – катлаулы һәм җаваплы чор, бу вакытта терлекләр саны кимүгә юл куймау һәм артымны саклап калу мөһим.

Чувалкип фермасыннан бозаулар мөгрәве ишетелә, әлеге вакытта анда яңа туган 45 бозау бар, сыерлар октябрьдә бозаулый башлаган. Күптән түгел биредә яшь малларны үстерүдә яңа ысул куллана башлаганнар – һәр бозау аерым аранда асрала.
– Декабрь аенда тагын тугыз бозау туачак, фаразлау буенча, гыйнварда – 28, февральдә 20 сыер бозауларга тиеш. Бозауларга тугач та угыз, арытаба көнгә өч тапкыр 2,5 литр сөт эчерәбез. Шулай ук көненә 600 грамм кукуруз оны бирәбез, артым тәүлегенә кимендә 500 грамм тәшкил итә, – дип сөйләде Чувалкип сөт фермасы управляющие Рәдиф Латыйпов.
Рәдиф Ривгать улы хәбәр итүенчә, фермада һәр көнне 2000 литрдан күбрәк югары сортлы сөт савыла, шуның 1879 литры дәүләткә тапшырыла. Сөтнең куелыгы – 4%, аксым 3,3% тәшкил итә. Фермада 513 баш мал, шул исәптән 158 баш савым сыеры асрала. Көненә ике тапкыр савудан тыш, сөтләре артсын өчен 22 сыерны төшке вакытта да саву оештырылган.
«Үзәк» МТС предприятиесенең «Нива» Кырмыскалы филиалының Чишмә бүлекчәсе управляющие Илгиз Ишмаев сүзләренә караганда, ферма мал азыгы белән тулысынча тәэмин ителгән: аерым-аерым салынган 1025 һәм 806 тонна сенаж, 1950 центнер печән, 1525 төргәк салам, 930 тонна силос, шулай ук үткән елгы мал азыгы запасы бар.
Хуҗалыкның Тәпәреш бүлегендә бозауларны һәм таналарны көн саен өч сәгатькә саф һавага чыгаралар, терлекләр салкын җилдә өшемәсеннәр өчен ялан абзарлар салам төргәкләреннән өелгән биек стена белән уратып алынган. Биредә дә мал азыгына кытлык юк.
– Көн саен югары сортлы 1300 литр сөтне эшкәртү өчен Благовар районына озатабыз. Савым корпусында 257 сыер асрала, бүгенге көндә 146 сыер савыла. Маллар 10 октябрьдә көтүдән керде. Фермада 26 кеше эшли, – дип хәбәр итте Тәпәреш сөт фермасы управляющие Фидаил Ямгуров.
Аның сүзләренә караганда, малларга төрле ризык, сенаж, силос, чөгендер түбе, фураж, патока, кирәк булганда тоз һәм акбур бирелә. Чөнки сөтнең артуы турыдан-туры ашатуга һәм карауга бәйле, ә быел савымнар үткән елдагыдан күпкә яхшырак.
Фермада хезмәткәрләр өчен кызыл почмак та бар: биредә савымчылар һәм терлекчеләр ял итә, эш башлар алдыннан чәй эчә ала, җыелышлар, планеркалар һәм бәйрәмнәр дә шунда үтә.
Читайте нас: