Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
16 ноябрь 2019, 13:22

Салым түләргә вакыт

Территорияләрнең финанс үзаллылыгы урындагы үзидарә эшчәнлеге нигезе булып тора.

Алина Байбурина,
Финанс идарәлегенең керемнәрне планлаштыру, анализлау бүлеге начальнигы
Урындагы бюджетларны формалаштыруның төп чыганагы – урындагы салымнар. Бюджет кодексына ярашлы биләмә бюджетына тулы күләмдә керүче физик затлар милегенә салым һәм җир салымы шулар исәбендә. Әлеге акчалар турыдан-туры муниципаль берәмлекләрдәге төп социаль-икътисади проблемаларны хәл итүгә тотыла.
2019 елга авыл биләмәләре бюджетлары керемнәрендә җир салымы һәм физик затлар милегенә салым үзкеремнәрнең якынча 70 процентын тәшкил итә.
Башкортстан Республикасы территориясендә физик затлар милегенә салым өченче ел рәттән күчемсез милек объектларының кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә. Яңа тәртипне этап белән кертү өчен законда тәүге дүрт елда киметүче коэффициентлар күздә тотыла. 2018 елга салым исәпләү өчен 0,8 киметүче коэффициент (2017 елда – 0,6, 2016 елда – 0,4, 2005 елда 0,2 күләмендә) кулланылган, 2018 елның 1 гыйнварыннан башлап 49 төбәк, шул исәптән Башкортстан Республикасы өчен физик затлар милегенә салым үсешен, узган ел белән чагыштырганда, кимендә 10%ка чикләүче коэффициент кулланыла.
Милеккә салым буенча ставкалар билгеләнгән: шәхси торак төзелеше өчен тәгаенләнгән, шәхси хуҗалык, бакча җирләрендә урнашкан 50 квадрат метрдан кимрәк мәйданлы торак йортлар, торак биналарның, фатирларның, бүлмәләрнең бер өлеше, гаражлар, корылмалар – 0,3%; кадастр бәяләре 300 млн сумнан кыйммәтрәк булган күчемсез милек объектлары, 1000 квадрат метрдан артык мәйданлы административ офислар һәм сәүдә үзәкләре – 2%; башкалар – 0,5%.
Һәр салым түләүче бүлмәнең 10, фатирның 20, йортның 50 квадрат метрына кадастр бәяне киметү рәвешендә салым базасын (милекнең кадастр бәясен) киметү хокукына ия.
Федераль законга ярашлы, Советлар Союзы Геройлары һәм Рәсәй Федерациясе Геройлары, шулай ук өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән затлар;
I һәм II төркем инвалидлар; балачактан инвалидлар; гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнашучылар, пенсия законы белән билгеләнгән тәртиптә пенсия алучы пенсионерлар, шулай ук 60 һәм 55 яшькә җиткән затлар шәхси торак төзелеше өчен тәгаенләнгән һәм бакча җирләренә салым ташламасы алырга хокуклы, балигъ яшькә җитмәгән өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә кадастр бәягә салым күләмен киметүче өстәмә салым аермасы бирелә (РФ Салым кодексының 403нче маддәсе).
Җир салымы буенча ставкалар билгеләнгән: авыл хуҗалыгы, шәхси торак төзелеше тәгаенләнешендәге, торак фонд, шәхси ярдәмче хуҗалык, бакча җирләренә – 0,3%; башка төрле җир участокларына җир участокларының кадастр бәясеннән 1,5%.
«Рәсәй Федерациясендә бәяләү эшчәнлеге турындагы» Федераль законга ярашлы, кадастр хакны бәя бирүчеләр билгели, аның нәтиҗәләре БР Хөкүмәте карары белән раслана. Республикада торак пунктлар җирләренә дәүләт кадастр бәясе бирү соңгы тапкыр 2019 елда үткәрелде, Башкортстан Республикасы торак пунктлары җирләренә кадастр бәя бирү йомгаклары турындагы отчет проектлары булып торган отчет документлары Росреестрның рәсми сайтында (www.rosreestr.ru) һәм Башкортстанның «Дәүләт кадастр бәясе һәм техник инвентарьлаштыру» учреждениесе сайтында (www.bti.ru) урнаштырылган.
РФ Салым кодексына кертелгән үзгәрешләргә ярашлы, пенсия алучы пенсионерлар 2017 елдан башлап, өч һәм күбрәк балигъ яшькә җитмәгән балалары булган затлар 2018 елдан үз милегендәге бер җир участогының 600 кв. м (6 сотый) кадастр бәясе күләменә җир салымы буенча салым базасын киметү хокукына ия (РФ Салым кодексының 391нче маддәсе).
Моннан тыш, район биләмәләре Советлары карары белән түбәндәге ташламалар билгеләнгән: Бөек Ватан сугышында катнашучылар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары салым түләүдән 100%, өч яки күбрәк сабыйлары булган күп балалы гаиләләр 50% азат.
2020 елның 1 гыйнварыннан РФ Салым кодексына түбәндәге үзгәрешләр үз көченә керә:
– РФ Салым кодексының 394нче маддәсенең 1 п. 1 пп. 3 абзацы – малтабарлык эшчәнлегендә кулланылган, шәхси торак төзелеше өчен алынган (бирелгән) җир участокларына карата 0,3 проценттан артмаган җир салымы ставкасы кулланылмый;
– РФ Салым кодексының 394нче маддәсенең 1 п. 1 пп. 4 абзацы – малтабарлык эшчәнлегендә кулланылган, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, бакчачылык белән шөгыльләнү өчен алынган (бирелгән), шулай ук гомуми тәгаенләнештәге җир участокларына карата 0,3 проценттан артмаган җир салымы ставкасы кулланылмый.
2021 елның 1 гыйнварыннан РФ Салым кодексына түбәндәге үзгәрешләр үз көченә керә:
– РФ Салым кодексының 387нче маддәсенең 2 п. һәм 397нче маддәсенең 1 п. – салым түләүчеләр – оешмалар өчен җир салымын һәм җир салымы буенча авансны түләү срокларын урындагы үзидарәнең вәкаләтле органнары тарафыннан билгеләү хокукы гамәлдән чыгарыла. Шул ук вакытта РФ Салым кодексының 397нче маддәсендә җир салымын түләүнең (салым түләү чорыннан соң килгән елның 1 мартыннан соңламый) һәм җир салымы буенча аванс түләүнең (үткән отчет чорыннан соң килгән айның азаккы көненнән соңламый) бердәм сроклары билгеләнгән.
РФ Салым кодексының 363, 397, 409нчы маддәләренә ярашлы, салым түләүчеләргә – физик затларга милек салымын 1 декабрьдән соңга калмыйча түләргә кирәк. Милек салымнарын түләү көне – 2019 елның 1 декабре, ял көненә туры килгәнгә күрә, гражданнарга аны 2019 елның 2 декабреннән дә соңламый түләү мөһим.
2019 елның 1 ноябренә кадәр (милек салымын түләргә бер ай кала) халыкка транспорт, җир һәм физик затлар милегенә салым кәгазьләре җибәрү тәмамлана, әлеге вакытта салым түләүчеләрнең 94%ына шундый хатлар (25152) таратылган, 1668 белдерү кәгазе (шул исәптән Чишмә поселогында 666) адрес дөрес булмау, күрсәтелгән адрес буенча яшәмәү, вафат булу сәбәпле таратылмады.
Район Хакимияте тарафыннан Федераль салым хезмәтенең 30нчы районара инспекциясе, районның авыл һәм шәһәр биләмәләре хакимиятләре белән берлектә милек салымын исәпләү һәм түләү мәсьәләләре турында халыкка хәбәр итүне оештыру буенча чаралар планы расланды.
Муниципаль район Хакимиятенең рәсми сайтында (https://chishmy.bashkortostan.ru), биләмәләр хакимиятләре сайтларында, авыл һәм шәһәр биләмәләрендә, кибетләрдә, авыл Мәдәният йортларында, почта биналарында мәгълүмат урнаштыру, урындагы «ЧТВ» телеканалында видеороликлар күрсәтү юлы белән салым түләүчеләргә үз вакытында хәбәр итү оештырылган. «Бердәм исәп-касса үзәге» җәмгыяте торак биналарны карауга һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләү кертү өчен документта урындагы салымнарны түләү турында мәгълүмат урнаштырачак.
Пай җирләре өчен җир салымы үз вакытында түләнсен өчен инвесторлар тарафыннан 2 срокта:
25 октябрьдә һәм 25 ноябрьдә җир салымын тигез өлешләр белән түләү графигы расланды. Биләмәләр хакимиятләре тарафыннан пайлар буенча җир салымын түләүгә квитанцияләр әзерләнде һәм инвесторларга бирелде.
Ерак торак пунктларда яшәүче гражданнарга уңайлы булсын өчен физик затлардан милеккә җир салымын түләүгә акча җыела һәм авыл биләмәсе хакимияте кассасы аша Башкортстан Республикасы Федераль казначейлык идарәлеге исәбенә күчерелә.
Салымны өйдән чыкмыйча электрон сервислар ярдәмендә түләүнең берничә ысулы бар:
– Рәсәй Федераль салым хезмәте сайтында: www.nalog.ru: «Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц», «Уплата налогов и пошлин»;
– интернет-банк, мобиль банк аша;
– түләү документлары (квитанция, квитанцияләрдә штрих-код, QR – код) буенча почта элемтәсе бүлекләрендә, кредит оешмаларында, банкоматларда, түләү терминалларында.
Салым түләмәүнең нинди нәтиҗәгә китерүен онытмаска кирәк, 2019 елның 3 декабреннән түләнмәгән салым суммасы недоимкага әйләнә, һәм салым органнары Рәсәй Федерациясе Үзәк Банкының рефинанслау ставкасының 1/300 күләмендә аңа һәркөнне пеня исәпли, шулай ук бурычны мәҗбүри түләттерү чарасын күрә башлый.
Салым түләүче салымны билгеләнгән срокта түләмәсә, салым органы түләү срогы үткәннән соң 3 ай дәвамында таләп җибәрә, салым суммасына үзвакытында түләнмәгән сумманың 20%ы күләмендә штраф санкцияләре өстәлә.
Салым түләүче боларның берсен дә исәпкә алмаса, салым инспекциясе таләпне үтәү срогы беткән көннән соң 6 ай дәвамында судка мөрәҗәгать итә (РФ Салым кодексының 48нче маддәсенең 1, 2 пунктлары) һәм суд түләттерү турында карар чыгара.
Суд приставларының салымны суд карары буенча мәҗбүри түләттергәне өчен түләнелә торган сумманың 7%, әмма кимендә 1000 сум күләмендә башкарма җыем түләү каралган.
Башкарма производство барышында суд приставлары банклардагы исәпләрдән, хезмәт хакыннан, пенсиядән алып мәҗбүри түләттерә, милеккә арест сала һәм аны сата, милек белән эш итү хокукын, Рәсәй Федерациясеннән читкә чыгуны чикли.
Игътибарыгызны шуңа җәлеп итәбез, бурыч турындагы мәгълүматлар салым сере булып тормый.
Район халкының көндәлек тормышында уңайлы шартлар булдыру максатында агымдагы елда Башкортстан Республикасы бюджетыннан 148410 мең сум күләмендә, шул исәптән заманча шәһәр мохитен булдыру буенча муниципаль программаны гамәлгә ашыруга 16809 мең сум; Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең йорт алды территорияләрен комплекслы төзекләндерү буенча «Башкортстан йорт аллары» проектларын гамәлгә ашыруга – 21840 мең сум; Башкортстан Республикасы торак пунктларында яктырту
системасын яхшырту чараларына – 7909 мең сум; торак-коммуналь хуҗалык өчен техника сатып алуга – 6122 мең сум; халыкка тарифлар буенча коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен коммуналь ресурслар белән тәэмин итүче коммуналь оешмалар эшен тотрыклы тәэмин итүгә һәм коммуналь хуҗалык объектларын көзге-кышкы чорда эшләүгә әзерләүгә – 26383 мең сум; урындагы башлангычларга нигезләнгән җәмәгать инфраструктурасын үстерү проектларын финанслауга – 7962 мең сум; авыл биләмәләрендә торак пунктлар территорияләрен төзекләндерүгә, коммуналь хуҗалыкка, янгын хәвефсезлеге чараларын тәэмин итүгә һәм юл эшчәнлеге алып баруга һәм тирә-як мохитне саклауга – 11100 мең сум; «Иң яхшы күп фатирлы йорт» республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләүгә – 100 мең сум; җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм су бүлү өлкәсендәге эшчәнлек төрләрен җайга салучы оешмалар тарафыннан инвестиция программаларын гамәлгә ашыруга – 5222 мең сум; һәр фатирны җылытуга күчү һәм блоклы котельный кую буенча чараларга – 4711 мең сум; мәктәпләрне капиталь ремонтлауга – 13550 мең сум (шул исәптән Иске Муса, Алкин-2, Келәш авылы мәктәпләрен); гомумбелем бирү оешмаларында цифрлы мәгариф мохитенең максатлы моделен кертүгә – 2081 мең сум; Мостай Кәрим тууның 100 еллыгына багышланган тантаналы чараны әзерләүгә һәм үткәрүгә – 3000 мең сум; мәдәният өлкәсендәге учреждениеләрне үстерү буенча чараларны гамәлгә ашыруга (Келәш Мәдәният йортына җиһазлар сатып алуга) – 10339 мең сум; мәдәният йортларының матди-техник базасын үстерүне һәм ныгытуны тәэмин итүгә – 2784 мең сум; 2017–2019 елларда күп фатирлы йортлардагы гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча республика программасын гамәлгә ашыруга – 8498 мең сум акча бүленде.
Алда язып үтелгән чараларны финанслауга муниципаль район, авыл һәм шәһәр биләмәләре бюджетларыннан 11145 мең сумнан күбрәк акча бүленгән.
Шуннан тыш, агымдагы елда юлларны карап тотуга һәм ремонтлауга Башкортстан Республикасы бюджетыннан һәм урындагы бюджеттан 139183 мең сум (шул исәптән БР – 92930 мең сум, урындагы бюджеттан – 46253 мең сум), урындагы бюджеттан торак пунктлар территорияләрен төзекләндерүгә 48417 мең сум акча юнәлтелгән.
Һәр салым түләүче салымны тулы күләмдә түләп район үсешенә үз өлешен кертә. Җир салымы һәм физик затлар милегенә салым Чишмә районы бюджетына килә, аның өлеше барлык керемнәрнең 10%ын тәшкил итә, һәм Чишмә районында яшәүчеләрнең урындагы әһәмияттәге мәсьәләләрен хәл итү өчен 100% кулланыла. Республика бюджетыннан зур финанс ярдәм күрсәтелүен исәпкә алып, без дә милек салымнарын вакытында түләп үз территориябездә тәртип булдырырга бурычлы булуыбызны аңларга тиешбез.
Барлык салым түләүчеләрне милек салымын үз вакытында түләргә чакырабыз, бу район биләмәләрендә социаль әһәмияттәге чыгымнарны: төзекләндерү эшләрен, урамнарны яктырту, су белән тәэмин итү, юллар ремонтлауны үз вакытында башкару гарантиясе булып тора.
Читайте нас: