Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
12 ноябрь 2019, 12:14

Тулы куәткә эшләргә мөмкинлек табыла

Календарь ел ахырында узып баручы елга йомгак ясау гадәте бар.

Ниләр башкарылган, нәрсәләр эшләнмәгән һәм якын киләчәккә нинди эшләр планлаштырылган?

Әлеге сорау белән без «Төзелеш материаллары комбинаты» җәмгыяте директоры Татьяна Хорьковага мөрәҗәгать иттек.

– Завод торак һәм социаль объектлар төзелеше өчен барлык кирәк-яракларны җитештерсә дә, мизгел көтелгәнчә актив узмады. Ел башында җитештерү күләмнәре яхшы булды, материаллар килешүгә ярашлы җибәрелде, әмма Чишмә поселогында социаль йортлар төзү тукталу белән заказлар кимеде. Аннан соң торак йортлар монолиттан төзелә, тимер-бетонга заказ бирүчеләр аз. Бетон төяү һәм илтеп бирү өчен бетон ташучы машинабыз да бар, тик, кызганычка каршы, клиентлар җитәрлек түгел, – диде ул.

Заказлар күләме кимү сәбәпле завод бер смена гына эшли. Әлеге вакытта штатта 74 кеше бар. Элек эшләгән ашханә дә ябылган, ә көнкүреш биналарда тамак ялгап алу өчен шартлар булдырылган.

– Авырлыклар булуга карамастан, салымнар вакытында түләнә, уртача алганда 25–30 мең сумлык хезмәт хакы тиешле вакытта бирелә, – диде җәмгыять директоры.

Аның сүзләренә караганда, базар шартларын өйрәнү дәвам итә, арытаба Миловка паркында эш алып баручы даими партнерлар, Дәүләкән шәһәрендә балалар бакчасы төзү белән шөгыльләнгән «Главспецстрой» җәмгыяте һәм Уфа шәһәре янында Агыйдел буен төзекләндерүче компанияләр белән хезмәттәшлекне дәвам итү планлаштырыла.

– Бер сүз белән әйткәндә, авырлыклар булса да тулы куәткә эшләргә мөмкинлек табабыз, – диде Татьяна Васильевна.
Читайте нас: