Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
29 октябрь 2019, 13:22

Ирек Сураков: Чишмәлеләр – эшсөяр халык!

Үткән шимбә, 25 октябрьдә, Чишмәнең авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләде.

Бу көнне район Мәдәният сараенда шул уңайдан күргәзмә оештырылды, биредә казылык, бал, ит, сөт, камыр ризыклары һәм башка бик күп әйберләр сатып алырга мөмкин булды.

Район хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов үз чыгышын авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен Чишмә районына бирелгән Башкортстан Республикасы Хөкүмәте дипломын укудан башлады. Ул шулай ук районның бөртекле культуралар уңышы буенча йөз меңенче чикне узучылар исемлегендә булуын билгеләде.

Ул агымдагы елның тугыз аенда авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе 3 млрд 767 млн сум тәшкил итүен хәбәр итте. Авыл хуҗалыгында 1200дән артык кеше эшли, аларның 170е терлекчелектә хузмәт куя, 452се – механизаторлар һәм шоферлар. Бер хезмәткәр тарафыннан 3 млн 147 мең сумлык продукция җитештерелгән. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәм фермерларга дәүләт бюджетыннан 113,6 млн сумлык субсидияләр бүленгән. 2019 елда 133,6 млн сумлык җиде яңа трактор, чөгендер алучы комбайн һәм башка авыл хуҗалыгы машиналары сатып алынган.

Ул шулай ук агымдагы елда аграрчыларның һәр гектардан 30,1 (бункер авырлыгы) – зачет авырлыгында 29,7 центнер ашлык үстереп алуын билгеләде. 60200 тонна бодай уңышы алынды. Шикәр чөгендере алты мең гектарда үстерелде. «Башкир-агроинвест» җәмгыяте әлеге культураны шул мәйданның яртысында, «Агро-Альянс» 1300 гектарда үстерде. «Нерал-Чишмә» җәмгыяте татлы тамыр уңышы буенча алдынгы урында тора – уңыш һәр гектардан 577 центнер тәшкил итте. Чөгендер алу дәвам итә, әлеге вакытта 207 мең тонна казылган.

Шулай ук көнбагыш уру бара, ул район басуларының 9 мең гектарын биләп тора.

2020 ел уңышы өчен 16 мең гектарда уҗым культуралары, шул исәптән 14520 гектарда бодай чәчелгән.

– Район терлекчелеге аеруча контрольдә: уңай динамика саклана, маллар саны ел башындагы кебек, – дип хәбәр итте район хакимияте башлыгы.

Аның сүзләренә караганда, маллар саны 14 меңнән артык, шул исәптән сыерлар – 5625 баш, җәмәгать малларын уңышлы кышлату өчен 6500 тонна печән, 13500 тонна сенаж, 18 мең тонна силос салынган. 11300 тонна ашлык фуражы әзерләнгән. Агымдагы елның тугыз аенда районда авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләр тарафыннан 8557 тонна сөт савып алынган һәм 7774 тонна сатылган. Һәр сыердан 4121 килограмм сөт савылган. Барлык категория хуҗалыкларда тере авырлыкта 17380 тонна терлек һәм кош-корт үстерелгән.

Чишмә питомнигы коллективы да нәтиҗәле эшли – биредә 14 тонна җиләк һәм җимеш җыеп алынган. 4 млн сумлык яшелчә һәм агач үсентеләре, җиләк-җимеш сатылган.

– Әлеге вакытта питомник эше актив тергезелә, күп кенә бюджет оешмалары кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтә. Өч гектар мәйданда күпьеллык үсентеләр утыртылды, 11 гектарда алма бакчасы утырту тәмамлана. Яз алты гектар мәйданда бакча җиләге утырту планлаштырылган, – дип ассызыклады Флүр Уразмәтов.

«Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыяте эше турында сөйләгәндә Флүр Зинур улы 2019 елда инвестицияләрнең 220 млн сум тәшкил итүен билгеләде. Биредә 545 кеше хезмәт куя, тугыз айда 184600 тонна көнбагыш һәм 4600 тонна рапс эшкәртелгән, 82 мең тонна көнбагыш мае җитештерелгән.

Чишмә шикәр заводында 360 кеше эшли, завод үсешенә 320,5 млн сум инвестиция салынган. Заводта 211 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртелгән.

Агымдагы ел башында эшли башлаган Чишмә сөт заводында тугыз айда 1754 тонна сөт ризыклары җитештерелгән, предприятиедә 60 кеше хезмәт куя.

Башкортстан Республикасының авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ирек Сураков чишмәлеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм республикада авыл хуҗалыгы елы йомгаклары турында сөйләде, 3300 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынуын ассызыклады. Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме буенча Рәсәй Федерациясендә җиденче урында тора.

Министр урынбасары фермер хуҗалыкларга һәртөрле дәүләт ярдәме күрсәтелүен билгеләде.

Республика фермерлык хәрәкәтенә булышлык итүгә 1 миллиард сумнан артык акча алды.

Ирек Искәндәр улы шулай ук республика Башлыгы Радий Хәбировның биш ел эчендә, 2024 елга кадәр, авылларда 20000 эш урыны һәм 500ләп яңа предприятие һәм кооператив булдыру мөһимлеге турындагы сентябрь указын искә алды. Ул сөтчелек һәм терлекчелек тармакларын үстерүгә, умартачылыкка һәм ат үрчетүгә юнәлдерелгән программалар турында сөйләде.

– Чишмә – үзенчәлекле район.

Бер генә районда да бездәге кадәр җитештерүче предприятиеләр юк. Чишмәлеләр әлеге тармакларда яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Сезгә җиңел булмаган хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм, – диде Ирек Искәндәр улы.

Арытаба агросәнәгать комплексы ветераннарына, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгатьнең алдынгы хезмәткәрләренә грамоталар һәм акчалата премияләр тапшырылды. Сәхнәгә үз хезмәтләре белән хөрмәт казанган һәм мактауга лаеклы терлекчеләр, механизаторлар, комбайнчылар һәм сыер савучылар күтәрелде. Соңыннан район Мәдәният сарае хезмәткәрләре, район коллективлары һәм «Задоринки» бию коллективы тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концерты булды.
Читайте нас: