Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
14 октябрь 2019, 12:19

Чишмә май экстракцияләү заводы чимал белән тәэмин ителгән

2019 елның 24 сентябрендә Чишмә май экстракцияләү заводында былтыргы көнбагыш орлыгын эшкәртү тәмамланды, шул ук көнне яңа уңыш эшкәртелә башлады.

Биредә 27 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр рапс эшкәртелде. Ә 4 октябрьдән янәдән көнбагыш эшкәртүгә керештеләр.

Чишмә май экстракцияләү заводы ассортиментында чистартылган һәм чистартылмаган көнбагыш мае, рапс мае, көнбагыш һәм рапс түбе, көнбагыш кабыгы бар. Әлеге вакытта «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятендә 549 кеше эшли, 156 кеше майлы төш эшкәртү белән шөгыльләнә.

– 2018 елда 208182 тонна көнбагыш, 11368 тонна рапс эшкәртелде, 92119 тонна чистартылмаган көнбагыш мае һәм 4854 тонна рапс мае җитештерелде. 2019 елда план буенча 271 мең тонна чимал эшкәртелергә тиеш, – дип хәбәр итте Чишмә май экстракцияләү заводы директоры Айдар Якупов.

Айдар Вәгыйзь улы сүзләренә караганда, завод чимал белән тулысынча тәэмин ителгән, көнбагышны һәм рапсны күпчелек Башкортстан районнарыннан, шулай ук күрше төбәкләрдән (Ырынбур, Самара) китерәләр. Завод ел буена тәүлек әйләнәсенә эшли, ике тапкыр 14әр көнгә ремонт эшләренә туктала. Чимал һәркайсы тугыз мең кубик метр сыешлы 10 силоста (мал азыгы саклау өчен корылма) саклана, алар Шөнгәккүл чимал базасында урнашкан. Шул ук кадәр сыйдырышлы тагын тугыз яңа силос төзелә.

Завод җитәкчелегенең якын киләчәккә планнары: предприятиенең май саклау өчен тәгаенләнгән резервуарлар паркын дүрт мең тоннага кадәр арттыру, гамәлдәге автоматлаштырылган линияләрне үзгәртеп кору. 2020 елда фасовка цехы төзү ниятләнә.
Читайте нас: