Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
5 октябрь 2019, 12:39

Сыерның сөте – телендә

Чишмә районы хуҗалыкларында мал азыгы әзерләү тәмамланып килә.

Авыл хуҗалыгы идарәлеге мәгълүматлары буенча, 3 октябрьгә 5700 тонна печән, 13500 тонна сенаж, 15100 тонна силос һәм 14100 тонна салам әзерләнгән.

Халык шәхси хуҗалыктагы малларына салам алу өчен авыл биләмәләре башлыкларына заявка бирә, шуның нигезендә хуҗалыклар саламны басуда калдыра. Авыл биләмәләрендә саламны тыгызлап рулон ясау һәм шәхси хуҗалыкларга илтеп бирү оештырылган, әлбәттә, бушлай түгел.

– Бездә күбесенчә арпа саламы, бодайныкы да бар. Терлекчелек юнәлешендәге хуҗалык булгач, 6 мең төргәк салам әзерләдек. Халыкка өч басуда арпа саламы калдырдык, – дип сөйләде «Нурис» җәмгыяте агрономы Руслан Улямаев.

Бу көннәрдә «Нурис» җәмгыятендә силос салалар. Агроном хәбәр итүенчә, быел хуҗалыкта силос өчен 386 гектар мәйданда кукуруз үстерелгән, әлеге вакытта шуның 140 гектарын урып алганнар. Силос чокырына 2500 тонна яшел кукуруз массасы салынган, тагын 1000 тоннасы өеп куелган.

– Силос салуны ике атнадан тәмамларга планлаштырабыз. Басуда җиде берәмлек техника: өч «Т-150» һәм өч «МТЗ-80» тракторлары эшли, кукурузны куәтле һәм заманча «КВК-800» комбайны ура. Сенаж салуны күптән тәмамладык, аны быел

6 мең тонна әзерләдек, составында люцерна, кәҗә һәм кандала үләннәре бар. Сөтлебикәләребез кыш ач калмас, – диде Руслан Миңнеәхмәт улы.

«Нурис» җәмгыятендә көздән 190 гектар мәйданда вика белән арыш чәчеп калдырганнар.

Авыл эшчәннәре өчен мал азыгы әзерләү, уңыш җыю кебек үк, мөһим мәсьәлә. Юкка гына сыерның сөте – телендә, дип әйтмиләр бит.
Читайте нас: